"Өйдә безне көтәләр"

“Уфа-арена” каршыннан кыска вакытлы ялдан соң фронтка юлланучы яугирләрне озаттылар.

"Өйдә безне көтәләр""Өйдә безне көтәләр"
"Өйдә безне көтәләр"

2025 ел башыннан Башкортстан МХОда катнашучыларга дүрт меңнән артык дрон тапшырган. “Уфа-арена” каршыннан кыска вакытлы ялдан соң фронтка юлланучы яугирләрне озатканда Башкортстан Республикасы хөүмәте вице-премьеры Ирек Сәгыйтов шулай дип белдерде. Бөтен кирәкле ярдәм фронттагыларның гаиләләренә дә күрсәтелә, бу бурычны республика җитәкчесе Радий Хәбиров өстенлекле юнәлеш итеп билгеләде. Җитәкченең сүзләрен эшләнгән эшләр исбат итә: 2022 елның февраленнән алып республикада 149 гуманитар ярдәм җыелды һәм МХО зонасына конвой белән озатылды. Радий Фәрит улы даими рәвештә махсус хәрби операция зонасына барып, Башкортстан яугирләре белән очрашып тора. Яугирләрнең гаиләләренә кирәкле булган ярдәмне тиз арада күрсәтергә боера.

“Башкортстан” полкында хезмә итүче “Машинист” позывнойлы яугир МХОга кадәр Уфа локомотив депосында эшләгән. Ул Башкортстаннан хезмәткә килгән бөтен яугирләр дә матди яктан тәэмин ителгән ,бөтен кирәкле әйберләр бар, ди. Нәрсәдер кирәк икән, республика шунда ук ярдәм кулын сузачак.

“Машинист” кыска вакытлы ялга кайткан булган. Ялын тормыш иптәше Галина һәм улы Кирилл белән үткәргән. “Ялым әйбәт үтте. Өй эшләре сагындырган. өйдәгеләр мине көтеп торган. Алар өчен минем Уфада үткән 9 май парадында катнашуым зур шатлык булды, - ди “Машинист”. – Үзебезнең полк, республика, Русия өчен горурлык хисләре кичердем. Миңа полкның байрагын тотып баруны ышанып тапшырдылар, мин парад расчеты командиры “Боксер” артыннан бардым”.

“Машинист” РФ Оборона минстрлыгы белән контрактка 2023 елда кул куя. Гаиләсенә бу турыда хәбәр итү җиңел булмый. Әмма гаиләсе аны аңлый, кабул итә.

Тыныч еллар килсен, барсы да туган якларына исән-имин әйләнеп кайтсыннар!

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас