

“Башкортстан Геройлары” төбәк кадр программасының 100 катнашучысы киләсе этапка үткән. Республикадагы махсус операция ветераннары ассоциациясе рәисе Оскар Ситдиков бу хакта белдергән. Проектта катнашырга 2026 кеше гариза биргән булган.
“Программа намуслы үтсен өчен һәр адымда яугирләр белән бәйсез экспертлар эшли. Киләсе этапны яхшы үтүчеләр укуга мөмкинлек алачак, - дип бәян иткән Оскар Ситдиков. – БАГСУ белгечләре РАНХиГС коллективы белән бергәләп квалификация алмаштыру өчен махсус программа эшләде. Яугирләргә остазлары – төбәк башкарма власте һәм муниципалитет органнары җитәкчеләре ярдәм итәчәк”.