Дәүләт бүләкләре тапшырдылар

Аскын районының Урмияз авылыннан махсус  хәрби операциягә юлланган “Хан” позывнойлы яугирне Жуков медале белән бүләкләгәннәр.

Дәүләт бүләкләре тапшырдыларДәүләт бүләкләре тапшырдылар
Дәүләт бүләкләре тапшырдылар

Аскын районының Урмияз авылыннан махсус  хәрби операциягә юлланган “Хан” позывнойлы яугирне Жуков медале белән бүләкләгәннәр. Район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов хәбәр итүенчә, “Хан” РФ Оборона министрлыгы белән 2024 елның гыйнварында контракт төзегән. Фронтта ул Донецк Халык Республикасында миналардан зарарсызландыру төркемендә водитель булып хезмәт итә.

“Бу яугирнең беренче генә бүләге түгел, - дип яза Динис Йосыпов социаль челтәрләрдә. – Аны РФ Оборона министрлыгының II дәрәҗәдәге “За воинскую доблесть” һәм “За боевые отличия” медальләре белән бүләкләгәннәр иде”.

Шулай ук, РФ Оборона министрлыгы приказы белән  махсус хәрби операциядә катнашучы Эльвир Габитов “Хәрби бурычын үрнәкле башкарганы өчен” медале белән бүләкләнгән.

Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.

Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.

Башкортстан Яңа елдан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта түләнә торган бердәм түләүләрнең суммасын 2 миллион сумга кадәр җиткерде. Уфа шәһәреннән киткән контрактчылар өчен бер тапкыр 700 мең сум күләмендә түләү бирелә.

Контрактчыларның айлык эш хакы 210 мең сумнан башлана. Дошман техникасын юк иткән, кулга төшергән очракта өстәмә түләүләр каралган.

Уфа шәһәрендә МХОда катнашучыларга торак сатып алганда ташлама ясыйлар.

Республикада МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына 40 лап ярдәм төре күрсәтелә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас