

Ике мотоцикл, квадроцикл һәм илле тонна йөк: Уфадан алгы сызыкка чираттагы гуманитар конвой китте.
Конвой халык фронты көчләре, «Җиңү өчен» фикердәшләр төркеме, волонтерлык бергәлекләре һәм Башкортстанда битараф булмаган кешеләр тарафыннан формалаштырылган. Йөк составында өч берәмлек техника, төзелеш материаллары, генераторлар, газ баллоннары, мич-буржуйкалар, маскировка челтәрләре тупланган. Шулай ук хәрби бурычларны уңышлы үтәү һәм көнкүрешне төзекләндерү өчен кирәкле тагын дистәләгән атамалы эшләнмәләр бар анда.
Мотоциклларның берсен Стәрлетамактан «Чик сакчылары» җәмгыяте вәкилләре тапшырган. Икенчесен — Әлшәй районыннан Драчёвлар гаиләсе. «Урал» мотоциклына хәтта ремонт та кирәк булмаган. Ул штурмовикларга тугры хезмәт итәр, дип өметләнәләр
Конвойны җибәргәннән соң икенчесенә әзерлек башлана. Гуманитар ярдәм алып бару өчен «Газель» тибындагы автомобильләр белән волонтерлар кирәк икән.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.