Аскын районы башлыгы: Яугирләребез - батырлык үрнәге

Аскын районы башлыгы Динис Йосыпов махсус хәрби операция зонасындагы якташларга гуманитар ярдәм илтеп кайтты.

Аскын районы башлыгы: Яугирләребез - батырлык үрнәгеАскын районы башлыгы: Яугирләребез - батырлык үрнәге
Аскын районы башлыгы: Яугирләребез - батырлык үрнәге

Район җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, Динис Рәдис улы Мариуполь, Иске Кырым, Волноваха, Донецк, Макеевка, Снежный, Красный Луч, Луганск һәм Яңа Айдарда якларында булган.

"Без, барлык планлаштырылган эшләрне башкарып өйгә кайтабыз. Егетләребез янына барып, аларга гуманитар ярдәм күрсәттек. Аларның елмаюларын күрү, рәхмәт сүзләрен ишетү, яугир якташлар белән ихлас күңелдән сөйләшү һәрвакыт күңелле. Махсус хәрби операция безнең тормышыбызга тормышка сизелерлек үзгәрешләр кертте. Һәркемне кочакладым һәм батырлык вә каһарманлык өчен зур рәхмәт әйттем! Бәйрәм белән котлап, укучы балалардан эксклюзив открыткалар тапшырдым. Исән-сау өйләренә кайтырга насыйп булсын", - диде Динис Йосыпов.

Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучыларыбызга ярдәм оештыруны дәвам итик һәм еракта булсак та алар белән бергә булуыбызны күрсәтик.

 

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

 

Аскын районы башлыгы: Яугирләребез - батырлык үрнәге
Аскын районы башлыгы: Яугирләребез - батырлык үрнәге
Автор:
Читайте нас