Әллә каян, ерактан ук авылга таба, ашкына-ашкына, бер зур машина якынлашканын сизде күпләр. Озак көттермәде, авыл башында көткән машинабыз күренде. Шулай да зур машина адашып килеп чыккандыр инде Чаллы юлыннан, бер дә андый прицеп таккан фураларның бу якларда күренгәне юк иде шул дип, авыл халкы бер генә күз ташлады да үзенә, эшләрендә булды. Теге машина бер дә тиз генә бирешергә уйламады, авылга килеп керү белән, яңгыратып кычкыртып җибәрде. Биш-алты өйне үтә дә, тагын бер кычкыртып ала. “Тукта әле, керми торыйм!”– дип ихатасына кереп өлгергәннәр дә, кире үрелеп урамга күз ташладылар.”Кем баласы булыр бу? Нигә үзенең авылга кайтып килгәнен бар халыкка белгертергә тырыша соң?– дигән уйлар керде күпләрнең башына.
Туктап тормады машина бер капка алдына да, кычкырта-кычкырта баруын белде. Тик кулларын болгый-болгый авылдашларына кояш кебек елмаеп сәлам биргән егетне танымый буламы соң ул? “Карагыз әле, Динис кайта түгелме? Зур машинада ерак юлда йөри дигәннәр иде, дөрес икән! Ай, булдырган егет! Үзебезнең Динис икән бит!” – дигән тавышлар яңгырап торды бераз урамда. Шулай да, кайда кайтып туктар икән егет дип кызыксынучылар, яшәгән йорты яныннан узып киткәнче, карап тордылар машина артыннан.
Беркем дә көтми иде шул аны колач җәеп капка төбендә. Шуның өчен борчылды авыл халкы. Ә, ул, кайту белән авылны урап чыгам дип сүз биргән диярсең, урамнарны яңгыратып баруын белде. Күпмедер вакыттан соң, мин барыгызны да бигрәк сагынган идем, урадым авылны, күрдем барыгызны да дигәндәй, капка алдына кайтып туктады. Кычытканлы капка төбе, йозаклы өй каршы аласын белә торып , кайтып туктады ул үз капка төбенә. Шунда узды аның балачагы, шушы өйдән көн дә чыгып мәктәпкә укырга йөрде, капка төбендә торган эскәмиядә күпме дуслары, әти-әниләре белән гәпләшеп утырды. Бары да якын, кадерле, тик аны бүген бу өйдә берәү дә көтми, шунысы аяныч.
Авылдашлары белән күрешеп, хәл сорашып, үз яңалыклары белән уртаклашып берничә сәгать сагынуын басканнан соң, Яркәйдә яшәүче энесенә куна китте егет. Торачы авылы мәктәбендә укуын тәмамлагач, берничә ел авылда төрле эшләрдә бәргәләнеп-суккаланып йөргәннән соң, үз юлымны табарга тиеш дигән мәгънәдә чыгып киткән Динис, кайтып керде зур, яңа машина белән авылга. Өйләнгән, тормыш иптәше белән ике малай үстерәләр. Берничә ел Түбән Тагил шәһәрендә заводта эшләгән, квартира алганнар. Шулай булгач, үз юлын тапкан егет, булдырган егет дип, авылдашлары аның өчен бик сөенделәр.
Күңелләргә, йөрәккә якын туган нигезебез, безгә гомер биргән әткәй-әңкәйләребезнең туган төяге булган өчен, шунда тәпи киткән балачак сукмакларыбыздан тагын бер атлап йөрисене китереп, туган авыл үзенә тарта да тора. Динисның тартыр сукмаклары, туган нигезе бу авылда булмаса да, шулай якын итеп кабул итеп алган Торачы авылын. Сап-сары чәчле, ак чырайлы , зәңгәр күзле бер бала әнисе белән мәктәпкә килеп кергәч, кинәт кенә мәктәп тә яктырып киткәндәй булган иде заманында. Үз булмышы белән генә дә тирә-юньне балкыткан, ничектер бәләкәйдән бу тормышның инде күп ачы якларын үзләренең бәләкәй иңнәренә йөкләп, авырлыкларга чыдап яшәргә өйрәнгән балалар булды алар.
“Каршылыклар очрый икән юлыңда, җиңә белергә кирәк, бүгенге көн болытлы булса, иртәгәсе кояшлы булыр, үткәрә белергә кирәк, бары тик сынмаска, сыгылмаска, алга барырга, әзергә-бәзер булып яшәү безнең гаилә балаларына хас түгел! Иртә таңнан табада чыҗылдап, тәмле булып пешкән коймак исен иснәп уянасым килә яисә хәлле генә яшәгән кешеләрнең өйләрендә балкып янган утларына карап, бу өйдә өстәлдә ашарга бар нәрсә дә бардыр инде дигән уйлар керә иде башка”, – дип сөйләнүләр, нәкъ Динисның балачак сөйләнүләре кебек истә калган. Көрәк кебек ике кулы бар, шушы куллар белән ул барын да булдырыр. Болын кебек өен салыр, җылы, якты бүлмәләрнең идәннәрендә тәгәрәп үсәр уллары булыр, гаиләсен утыртып туган якларыннан гөрләшеп урап килер машинасы булыр. Булдырды, барысын да булдырды Яркәй егете Динис Ганиев.
Торачы мәктәбендә әдәбият дәресендә шагыйрь Һади Такташның бер шигырен исендә калдырган иде ул. Гомер буе шул шигырьнең мәгънәсен уйлап йөреде егет озын юлларда:
Кичәге матурлык бүген үлсә,
Бездә туа аның яңасы.
Безнең тупас куллар – киләчәктә,
Туар матурлыкның анасы!
Киләчәк буынга бик шәп сүзләр язып калдырган бөек Такташ! Тик... Әйе, тыныч кына барган тормышларны бер мизгелдә өстен-аска китерүче тик дигән сүз бар шул бу дөньяда.
Туган иленең тыныч күгенә якынайган кара болытларга бер дә битараф булмады Динис. Күңеле белән сизде, ниндидер бик куркыныч давыл чыгар кебек тоелды аңа һәрчак. Чыкты ул давыл, куркынычы, бөтен дөнья халкы тынычлыгына янаган куркыныч давыл. Ил язмышы – батыр ир-егетләр кулында, без якларга һәм сакларга тиеш дигән уйлар өермәсе бөтерелде аның күкрәгендә. Хәрби операциянең беренче елында ук үз теләге белән контракт төзеде кыю егет! Авыл белән бәйләнешне бер дә өзмәде Динис. Җибәргән сәламнәрендә һәрвакыт күңел көрлеге, җиңүгә ышаныч һәм хәрби операциядән соң иң беренче гаиләсе белән туган якларына кайтуны күздә тотты ул.
Бергә бер мәктәптә укыган Илнурның сугыш кырында үлемен ишеткәннән соң, акча җибәрде сугыш яланыннан:”Илнурның каберенә венок куйганда минем исемнән дип тә әйтегез, авылдашлар. Көн саен үлем белән очрашкан җирдә, акча бик вак нәрсә. Сагындым сезне, авылдашларым. Бик тә кайтасым килә сезнең янга !” – дип, әйтеп өлгерде ул. Шуннан соң Динисыбыз башкача бәйләнешкә чыкмады.
Алты ай! Көткәннәр өчен һәр минуты көнгә, айга, елга тиң бер хәбәрсез алты ай! Авылдагы дустына Динисның хәрби иптәшләре киемнәрен, бүлмәсендә булган бар әйберләрен алып кайтып биргәннәр. Хуҗасы кайтыр да, менә шул киемнәрен киеп, ялт итеп фурасына менеп утырыр да, эшкә чыгып китәр кебек!Бүгенгә бары шул чынбарлык: хатыны, балалары, туганнары, авылдашлары һәм дуслары өчен үлде дигән хәбәре килмәгән, бары тик хәбәрсез югалды дигән хәбәре. Соңгы ялына кайткан чакта, яңа машина алгач, авылга кайтып урыйсым килә дигән булган. Машинаңны кычкырта-кычкырта, урамнардан бер үтеп киткәнеңне бик көтәбез, Динис балакай!
Мәрьям ШӘМСИЕВА.