"9 май - безнең өчен изге бәйрәм!"

Уфа шәһәреннән кыска вакытлы ялдан соң махсус хәрби операция зонасына киткән яугирләр шулай диделәр.

"9 май - безнең өчен изге бәйрәм!""9 май - безнең өчен изге бәйрәм!"
"9 май - безнең өчен изге бәйрәм!"

“9 май якынлаша. Безнең өчен изге көн. Ата-бабаларыбызның Җиңүләре безнең өчен зур мәгънәгә ия һәм безгә бары тик алга барырга гына өнди!”

Уфа шәһәреннән кыска вакытлы ялдан соң махсус хәрби операция зонасына киткән яугирләр шулай диделәр.

Яугирләрне “Уфа-арена” алдыннан озаттылар. Якыннарын озатырга туганнары килгән иде. Подполковник, республиканың хәрби комиссары урынбасары Альберт Гильманов җылы теләкләрен генә җиткерде, республика җитәкчесе Радий Хәбиров сезнең белән горурлана, диде.

“Сезне якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән кайнар котлыйм, – диде ул. – Сезгә авыр хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәбез. Сез бүген илебезнең язмышы хәл ителгән урынга юл аласыз. Сез – кыю яугирләр. Без сезнең белән горурланабыз. Сез үзегезнең гомерегезне куркыныч астына куеп илебезне саклау буенча дәүләт бурычы башкарасыз”.

2025 елны РФ Президенты Владимир Путин Ватанны саклаучылар елы дип игълан итте. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров быелгы елны махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның агилә әгъзаларын хуплау елы дип билгеләде.

Исегезгә төшерәбез, МХО зонасында хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр бөтен кызыксындырган сорауларын 117 яисә 122 номеры, яисә (347) 218-19-19, күп фүнкцияле үзәкләрнең офисларында “Минем документлар” бүлегендә бирә ала. Сайлап алу пунктының номеры (347) 248-29-31.

Шулай ук контракт буенча хезмәт турындагы бөтен сорауларга да җаваплар башбат.рф, телеграм каналындагы чат-ботларда бар. Уфа шәһәренең Революция урамы, 156 нчы санлы йортта урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә алу буенча пунктта, хәрби комиссариатларда аңлату эшләре алып барыла.

Башкортстан Яңа елдан РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта түләнә торган бердәм түләүләрнең суммасын 2 миллион сумга кадәр җиткерде. Уфа шәһәреннән киткән контрактчылар өчен бер тапкыр 700 мең сум күләмендә түләү бирелә.

Контрактчыларның айлык эш хакы 210 мең сумнан башлана. Дошман техникасын юк иткән, кулга төшергән очракта өстәмә түләүләр каралган.

Уфа шәһәрендә МХОда катнашучыларга торак сатып алганда ташлама ясыйлар.

Республикада МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына 40 лап ярдәм төре күрсәтелә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас