“Сез чын патриотлар тәрбияләгәнсез”

Радий Хәбиров, Чакмагыш районыннан МХОда катнашып, һәлак булганнарның гаиләләре белән очрашты.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 6 майда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чакмагышта районыннан һәлак булган хәрби операциядә катнашучылар – Данил Вәлиев, Айнур Раянов, Артур Хаматгәрәев, Тимур Хисмәтуллин, Фирур Солтанов, Ленар Еникеев, Руслан Кашаев һәм Вадим Шайморатов гаиләләре белән очрашты.

Төбәк җитәкчесе сугышчыларның әти-әниләренең һәм хатыннарының кайгысын уртаклашты һәм генерал Шайморатов орденнарын тапшырды.

– Якташларыбыз Ватан өчен үз гомерләрен бирделәр. Аларның һәркайсы ахырга кадәр үз бурычын үтәде. Алар – чын геройлар, – диде Радий Хәбиров. – Сез чын патриотлар тәрбияләгәнсез. Улларыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Безнең төп бурычыбыз – аларны хәтердә тоту, батырлыклары турында истәлекне мәңгеләштерү, туганнары һәм якыннары турында хәстәрлек күрү.

Аның әйтүенчә, район хакимиятендә һәрвакыт кирәкле ярдәм күрсәтергә әзерләр.

Һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре республика Башлыгына МХОда катнашучыларның гаиләләренә шәхси игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Төбәк Башлыгы һәлак булган МХО катнашучылары истәлегенә Уфада мемориал төзергә планлаштырала, диде. Шундый ук аллеялар һәм һәйкәлләр республиканың һәр муниципалитетында барлыкка киләчәк.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас