

Сержант БМП командиры булып хезмәт итә. Аңа шәхси составны Русия гаскәрләренең мөһим юнәлештә алып барган бәрелешләр урынына илтеп кую бурычы бирелә.
Хәрби машинасын әзерләгәннән соң, Артур Хисматуллин штурм төркеме белән билгеләнгән ноктага юллана. Урман полосасында ул коралланган дошман пехотасын күрә. Сержант тиз арада үәлне аңлап алып, дошманнарны юк итә.
Дошман уты астында ул пехотаны каплап, десант төшерә. Аннан БМПсын ут астыннан чыгарып, кире үз районына кайта.
“Аның батырлыгы һәм кыю гамәлләре штурм төркеменә югалтуларсыз файдалы позиция алырга ярдәм итә”, - диләр Оборона мнистрлыгында.
Чыганак: bashinform.ru