

Аскын районы Яңа Казанчы авылыннан махсус хәрби операциягә 16 кеше юлланган. Кайсы өлешчә мобилизациягә эләккән, кайсы килешү нигезендә хезмәт итә. Кызганычка каршы, югалтуларсыз булмый шул: Нуркаев Филгат Кадим улы батырларча һәлак булып, туган җиренә кайтарып җирләгәннәр...
Үз теләге белән МХОга юлланучылар арасында Габитов Раил Равил улы да бар. Әнисе Эльза Кияметдин кызы мәктәптә пешекче булып эшли, эш сәфәре белән Яңа Казанчыга баргач, аның белән очрашып сөйләшү форсаты тиде.
Раил – гаиләдә өч баланың икенчесе. Әтиләре Равил абый өч ел элек якты дөньядан киткән. Дәү әтисе Габитов Таһир Габит улы Бөек Ватан сугышында катнашкан, бүген оныгына илнең мәнфәгатьләрен якларга туры килә.
Раил Луганск өлкәсендә штурмчы булып хезмәт итә. “Улымның шундый булуы белән бик горурланам, балакаем, исән генә йөресен инде, - ди ана яшьле күзләрен сөртеп. – Бик ярдәмчел, сугыштан да бер яралыны иңендә күтәреп алып чыккан. Ул яралы солдат улыма бик рәхмәтләр укыды...
“Гамбит” позывное алган яугир үз авылында өй сала башлаган. “Соңгы ялга кайтуында тәрәзә наличникларын төнлә эшләделәр: күреп китәсем килә дип әйтте. Улы Даниярга 7 яшь, ул да әтисен өзелеп көтә. Сугышлары гына тизрәк туктасын иде”, - ди Эльза Кияметдин кызы.
Сугыш барышында яугирләргә, үз исемнәрен яшереп, позывнойлар бирәләр. Позывной – яугирнең хәрби көнкүрешендә аерылгысыз билгесе. Позывной – кыска, мәгънәле булырга тиеш. “Гамбит” сүзе итальян теленнән тәрҗемә иткәндә аяк белән каты итеп сугып дошманны нокаутка җибәрү дигәнне аңлата. Ул эчке бер көчне тасвирлый. Шахмат партиясендә исә ул йөреш башлануны аңлата, “пешканы” корбан итеп, тиз генә атакага күтәрелеп нәтиҗәгә ирешү була. “Гамбит” – ул җиңүче.