МХО ветераны "Башкортстан Геройлары" программасында катнаша

Шаран авылында яшәүче МХО ветераны Федот Асмеев “Башкортстан Геройлары” кадр программасында катнашуы турында белдергән.

МХО  ветераны "Башкортстан Геройлары" программасында катнашаМХО  ветераны "Башкортстан Геройлары" программасында катнаша
МХО ветераны "Башкортстан Геройлары" программасында катнаша

Бу турыда район хакимияте башлыгы Марат Әхмәдуллин хәбәр иткән.

“Федот Асмеев – батырлыкның чын үрнәге, - дип язган башлык. – Фронтта авыр яра алуына кармастан, ул бүген җәмәгать тормышы белән актив шөгыльләнә. “Батырлык” ордены белән бүләкләнгән. Ул “Газпром”да 20 ел өлкән сакчы булып эшләгән. 2022 елда ике дә уйлап тормый МХОга ирекмәннәр батальонына языла”.

“Башкортстан Геройлары” республика программасы 24 февральда старт алды. Ул турыда республика җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте. Программаның максаты – МХОда хезмәт итеп кайткан ветераннарны дәүләт хезмәтенә җәлеп итү.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас