

Илнур мәктәпне тәмамлагач Бөре медицина колледжына фельдшер һөнәренә укырга керә. Әнисе Ильмира Катифьян кызы белән әтисе Фәдәнис Әгъзам улы әйтүенчә, Илнур бу һөнәрне үзе сайлаган: документларын бер генә уку йортына тапшыра да, укырга кереп тә китә, чөнки баллары югары була. Өйләнә, көтеп алган кызлары дөньяга килә. Уфа шәһәренең Инорс бистәсендә ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасында эшләгән егет, махсус хәрби операция башланып медицина ротасы җыела башлагач, үз теләге белән языла.
Илнур МХОда “Пятый” позывное алган. “Биш егет йокларга кергәннәр дә, дүртесе йоклап калган, Илнурны уятып алып чыгып киткәннәр. Уянсалар Илнур юк икән. Шалтыратып кайдалыгын сораганнар, без сиңа позывной таптык, “Пятый” булырсың дигәннәр”.
МХО зонасында хезмәт иткән табибларның, медицина хезмәткәрләренең исәбендә меңләгән коткарылган гомерләр. Илнурның төп функциясе - яралыларга беренче ярдәм күрсәтү һәм аларны эвакуацияләү.
Яугир сүзләренчә, махсус хәрби операция зонасында барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, һәркем үз бурычларын белә һәм аларны зур җаваплылык белән башкара. Дустанә атмосфера хөкем сөрә, шул ук вакытта субординация һәм ихтирамлы мөнәсәбәт саклана.
– Безнең ротада төрле дин һәм милләт вәкилләре янәшә хезмәт итә, әмма бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү рухы көчле, - ди «Пятый». - Халыктан гуманитар ярдәм еш килә, һәм бу безне тагын да ныграк Җиңүгә өнди.
Егет туганнары белән мөмкин кадәр ешрак элемтәгә чыгарга тырыша. Аны өйдә әти-әнисе, тормыш иптәше һәм кызы көтәләр.
- Улыбыз өчен бик борчылабыз, - ди әнисе. - Ләкин шул ук вакытта аның белән горурланабыз!
- Егетләребезнең җиңү белән исән-сау кайтуларын чын күңелдән көтәбез! - ди гаилә башлыгы. - Еш кына, уртак өстәл артына җыелып, бу турыда сөйләшәбез һәм Русия хәрбиләренә сәламәтлек һәм көч телибез.