Бергә һәм бердәм булганда

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар гуманитар йөк алдылар.

Бергә һәм бердәм булгандаБергә һәм бердәм булганда
Бергә һәм бердәм булганда

Аны 17 бүлекчәдән хәрби хезмәткәрләргә Караидел районыннан китергәннәр. Гуманитар колоннаны муниципалитет хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин җитәкләде.

Ул хәрбиләрнең кәефе бик яхшы, рухы сугышчан, дип билгеләде.

"Мондый очрашуларның һәрберсе саф һава йотуы кебек: аларның елмаюлары, ихлас йөрәктән кул кысышулары, ару аша шаяртулары. Алар алгы сызыкта тора, ләкин аларның рухы какшамас — һәм бу илһамландыра. Без иң кыюлар, иң чыдамнар яклавында. Алар безнең дөнья, безнең азатлык өчен изге көрәштә. Без яугирләребез алдында түләп бетергесез бурычлы", — дип язган Айдар Әнгам улы үзенең социаль челтәрләрендә.

Айдар әфәнде якташлары белән очрашуга Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасының "Луна" позывнойлы фельдшеры килүен өстәде. Ул да гуманитар йөкнең бер өлешен һәм медикаментлар кабул итеп алган.

 — Госпитальдәге барлык авырлыкларга һәм йокысыз төннәргә карамастан, ул елмаеп каршы ала һәм беркайчан да зарланмый, — дип уртаклашты Айдар Шәйдуллин аның хакында.

Моңарчы "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, "Башкортстан" мотоукчылар полкының"Луна" позывнойлы хәрби хезмәткәренә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән "БР атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" дигән мактаулы исеме бирелгән. МХО зонасына хезмәтткә киткәнче ул Караидел үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән.

Әлбәттә, республика халкының чираттагы тапкыр тыл һәм фронтның бердәм булуын исбатлаулары куандыра.

"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Бергә һәм бердәм булганда
Бергә һәм бердәм булганда
Автор:
Читайте нас