Бу көнне Украина солдатлары контроле астында булган Курск өлкәсенең соңгы Горналь авылы азат ителде. Дошман көчләре төбәк территориясеннән дәүләт чиге линиясеннән ары чыгарылган.
Русия Президентына Курск төбәгендә Украинаның 76 мең солдатын югалтуын җиткерелде. Валерий Герасимов Украинаның Курск төбәгендә плацдарм булдырып, Русия гаскәрләрнең Донбасска таба баруына чик куя алмавын билгеләде. Украина кораллы көчләренең гомум югалтуы 76 мең солдат һәм 7700 берәмлек тәшкил иткән.
Владимир Путин Курск төбәген азат итүдә катнашкан хәрби составны котлады. Ул аеруча зур каһарманлык күрсәткән Һава-десант гаскәрләренең 76нчы дивизиясен, "Әхмәт" махсус тәгаенләнеш отрядын һәм диңгез пехотачыларын "җиңү белән" дип котлады.
Генераль штаб начальнигы Валерий Герасимов беренче тапкыр Курск өлкәсен азат итүдә Төньяк Корея хәрби хезмәткәрләре катнашуын билгеләде. Бу – Русия территориясендә барган сугышта төньяккореялеләрнең катнашулары турындагы беренче рәсми хәбәр. Герасимов белдерүенчә, алар Украина кораллы көчләренә каршы сугышта зур ярдәм, югары профессионализм, батырлык һәм кыюлык күрсәткән.
Ә хәзер Курск төбәгендә сугышның ничек башлануын искә төшерик. Украина армиясе 2024 елның 6 августында Курск өлкәсенә зур һөҗүмен башлады. Дүрт көннән соң төбәктә контртеррористик операция режимы кертелде. 12 августта Суджа шәһәре белән бергә 28 торак пункты Украина гаскәрләре контроле астына эләкте.
Украина подразделениеләре өлкәнең 1268 квадрат километр территориясен басып алды. Курск өлкәсендә 100 меңнән артык тыныч тормышта яшәүчеләр гомер иткән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булды. Меңнәрчә кеше оккупация астында калды.
5 сентябрьдә Русия Президенты Владимир Путин Русия хәрбиләренең төбәктәге хәл-вакыйгаларны тотрыкландыруга ирешүен һәм дошманның чик буйларыннан акрынлап кысрыклап чыгарыла барылуын белдерде. Оборона министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, 2025 елның гыйнвар уртасында Русия солдатлары Курск җиренең 63,2 процент өлешен (801 квадрат километр) азат итте.
Шулай ук гыйнварда Украина президенты Владимир Зеленский Курск өлкәсенә кергән Украина кораллы көчләренең саны 60 мең хәрбидән торганын белдерде. Шуннан соңгы айларда Украина кораллы көчләре контрольлеге астында булган Курск өлкәсе территориясе даими рәвештә кечерәя барды.
11 мартта Русия солдатлары янә зур каһарманлык үрнәге күрсәтте. Бу көнне Русия штурмчыларының 600 кешедән торган отряды, 15 километрга якын газ торбасы эченнән барып, дошман тылына үтеп кереп, көтелмәгән һөҗүм ясады. Берничә көннән төп группировка ярдәме белән Суджа шәһәре азат ителде. 26 апрельдә исә Курск өлкәсенең соңгы торак пункты – Горналь авылы – азат ителде.
Резида КАДИКОВА.