Махсус хәрби операция
30 апрель 2025, 09:59

"Җиңү белән кайтканнан соң районымны күтәрәчәкмен"

Махсус хәрби операциядә катнашучы “Бурый” позывнойлы яугир “Башкортстан Геройлары” проектында катнаша. 

"Җиңү белән кайтканнан соң районымны күтәрәчәкмен""Җиңү белән кайтканнан соң районымны күтәрәчәкмен"
"Җиңү белән кайтканнан соң районымны күтәрәчәкмен"

Махсус хәрби операциядә катнашучы “Бурый” позывнойлы яугир Җиңү белән өенә кайтканнан соң туган Благовещен районы өчен барсын да эшләргә әзер. Бу турыда район хакимияте башлыгы Аннан Карабанова сөйләп үткән.

Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр гуманитар йөк составында 75 дрон алган. Ул ярдәм аларга Җиңүне тизрәк яуларга ярдәм итәчәк, дип саный район башлыгы.

“Бурый” исә әлеге вакытта МХОда катнаша һәм “Башкортстан Геройлары” проектында катнаша. Проект быел февраль аенда старт алды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләр арасыннан республика белән идарә итә торган кадрлар эзләүне максат итеп куйды. Бу проект РФ Президенты Владимир Путинның кушуы буенча оештырылган “Геройлар вакыты” федераль проектының аналогы булып тора.

Үткән атнада Радий Фәрит улы “Башкортстан Геройлары” проектында катнашырга теләк белдергән яугирләргә рәхмәт әйтте. Безнең республика Русиядә катнашырга теләк белдерүчеләр саны буенча лидер булды: анда 2026 кеше гариза биргән. “Кешеләр программага ышана, үсәргә теләкләре бар. Шушы ике мең кеше арасыннан 70 кешене сайлап алачакбыз, кирәк булса, аларның санын арттырачакбыз”, - диде ул.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас