Махсус хәрби операция
29 апрель 2025, 09:23

Үзе яраланса да, иптәшләрен коткарган

Уфа шәһәреннән МХОда катнашучы, “Албанец” позывнойлы яугир, мотоукчылар ротасы командиры урынбасары Шәйморатов медале белән бүләкләнде.

Үзе яраланса да, иптәшләрен коткарганҮзе яраланса да, иптәшләрен коткарган
Үзе яраланса да, иптәшләрен коткарган

Уфа шәһәреннән МХОда катнашучы, “Албанец” позывнойлы яугир, мотоукчылар ротасы командиры урынбасары Шәйморатов медале белән бүләкләнде. Бу югары бүләкне аңа Киров районы хакимияте башлыгы Илвир Нурдәүләтов яугир ялга кайткан вакытта тапшырды.

“Албанец” 2024 елның февралендә штурм төркеме составында ВСУ позицияләренә таба юллана. Штурмчылар каршы якның каты артиллерия атуына эләгә. Алардан башка пилотсыз очу аппаратлары да даими һөҗүм итеп тора. Бернигә карамый, безнең яугирләр дошман пунктын юкка чыгара алалар. Каты яуда “Албанец” та, аның яудашлары да яралана. Төркем белән командалык итүне “Албанец” үз өстенә ала һәм яралыларны хәвефсез урынга эвакуацияләүне оештыра.

Аны медаль белән бүләкләгәндә тагын бер батырларча кыю адымын искә алалар: “Албанец” үз төркеме белән хәрби бурычны үтәгәндә “камикадзе” FPV-дроннарның һөҗүменә дучар була һәм тагын яралана. Әмма эвакуациядән баш тарта һәм бары тик хәрби бурычны үтәгәннән соң гына хәвефсез урынга күченә. Дәваланганнан соң ул яңадан фронтка юллана.  

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта яугиргә бер тапкыр 2 млн. сум акча түләнә һәм ай саен 210 мең сумнан эш хакы түләнәчәк. Шулай ук, яугирләргә республикада 40 лап төрле социаль ярдәм чарасы каралган. Тулырак мәгълүмат башбат.рф сайтында.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас