

Архангельск районында махсус хәрби операциядә кайткан егет өйләнгән. Үткән ялларда Рамил белән Юлиянең никахы теркәлгән. Моның турында юстиция эшләре буенча БР Дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле хәбәр итте.
Яшьләр ике ел элек Уфада танышканнар. Тик тормыш без дигәнчә генә бармый, егет хәрби операциягә китә. Әле исә, егет тәвәккәлләп, бу юлы ялга кайтуында сөйгәне Юлиягә тәкъдим ясаган.
"Ялга кайткач, өйләнешәбез, дигәннәр иде, планнары тормышка ашты. Район хакимияте башлыгының никахлашу көне белән котлавы яшь парлар өчен көтелмәгән куанычлы хәл булды. Хакимият башлыгы исеменнән Рамил белән Юлияне район эшләре идарәчесе Татьяна Галина котлады", - дип сөйләгән Владимир Спеле.
Рамил СВО зонасында 2022 елдан бирле хезмәт итә. Хәрби хезмәткәр «За отвагу», «За боевое отличие», «За доблесть» медальләре һәм башка бүләкләр белән бүләкләнгән.