Махсус хәрби операция
26 апрель 2025, 12:45

Мохтаҗлар һәрчак рәхмәтле

Хәтерегездәдер, Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко атналык опертив киңәшмәләрнең берсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка яралы сугышчыларны карау өчен Луганск һәм Донецк Халык республикалары госпитальләренә күчмә төркемнәр оештырып җибәрү турындагы үтенечен җиткергән иде. Төбәк башлыгы аларның тәкъдимен хуплады.

“Беренче юрта” волонтёр проекты Башкортстанда битараф булмаганнарны берләштерде. Махсус хәрби операциядә булганнарга ярдәм кулы сузарга теләгән хатын-кызлар бихисап. Алар төркемнәргә бүленеп, бер-бер артлы юлга чыкты. Билгеләнгән вакыт үткәч, төркемнәр алышынып торды. Унынчы төркемдә якташыбыз – “Радуга” кулланучылар җәмгыяте советы рәисе Гөлнара Рәҗәпова Луганск госпиталенә юлланды. Чираттагы ял вакытының ике атнасын ул волонтёр хезмәтенә багышлады. Волонтёр эше, билгеле, акча эшләү белән бәйле түгел. Гөлнара Хәбибрахман кызы күңел кушуы буенча мохтаҗларга ярдәм итеп кайтты. Үз ял көннәре исәбенә...

Махсус хәрби операциядә яраланып госпитальдә дәваланучыларга кулдан килгәнчә ярдәм итте шәфкатьле Башкортстан хатын-кызлары. Медицина хезмәткәрләренә перевязкаларда булышырга, ир-егетләрне төрле кабинетларга процедураларга илтергә, анализлар тапшырырга булышырга туры килә волонтёрларга. Авыр хәлдәгеләргә шәхси гигиенада да ярдәм иткәннәр. Чөнки кул-аягы яралы булганда яисә алар бөтенләй булмаган очракта солдатларга чәч юу, ашарга бару, табак-савытны илтеп кую да проблемага әверелә. Волонтёр хатын-кызлар җитез эшли. Югары вазифа биләгән ханымнарның берсе дә идәннәрне, табак-савытны юарга баш тартмый. Эшләре тик файда китерсен. Шунысы гына мөһим.

Бөтенләй элемтәсез калган өч егетнең үтенечләрен тыңлап, Гөлнара Хәбибрахман кызы аларга мобиль телефоннар алып бирүен искә алды. Яралылар йөри алмый. Ә якыннары белән хәбәрләшеп тору бик мөһим. Ераграк магазинга барып, үтенечләре буенча азык-төлек тә китереп бирәләр. Ялларсыз эшләү ансат түгел. Бу турыда сорагач:

– Ярдәм итү нияте белән бергә барган алты кеше һич зарланмады. Махсус хәрби операциядә катнашкан, саулыгы какшаган ир-егет кемнеңдер газиз баласы, абыйсы, энесе, тормыш иптәше икәнен һәркем аңлап эш итә. Без 300 кеше дәваланган госпитальдә ярдәм иттек. Анда бабайлар да, балалар да дәвалана. Конвейер кебек, врачлар кешеләргә ярдәм күрсәтә. Госпитальдән тиз чыгучылар, озак дәваланучылар шактый. Кайчак, ярдәм тәкъдим иткәч, уңайсызланып калучылар була. Бер-ике эндәшкәч, күңелләрен бушатырга теләгәндәй аралашып та китәләр. Мохтаҗларга ярдәм итү гадәти. Алар рәхмәткә бик байлар, – дип хатирәләрен яңартты якташыбыз.

Авыр хәлдәге кешенең күңелен – бушату – үзе бер психолог алымы. Моны аңлаган волонтёрлар ару-талу турында уйлап та карамый. Ике атнада Дагыстан, Донецк, Ставрополь, Дондагы Ростов шәһәрләре кешеләре белән аралашырга туры килгән Гөлнара Хәбибрахман кызына. Контракт буенча апалы-сеңелле хатыннар шәфкать туташы булып барганнар. Якташлардан Чиләбе, Яңавыл, Ырынбур кешеләрен очратуы матур истәлек булып хәтерендә сакланыр. Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Cубушев якташларга гуманитар ярдәм илтәчәкләрен әйтте һәм нинди ярдәм кирәк, дип кызыксынды. Үтенечләрне җиткердем. Кыска вакыт эчендә бүгенге һәм элекке хезмәттәшләрем кирәк әйберләрне төяп җибәрделәр. Якташларыма сокландым. Бар сорауга игътибарлы булып, гуманитар ярдәм күрсәттеләр. Госпитальдә әйберләрне таратып чыктым. Мөрәҗәгатемне игътибарсыз калдырмаганнары өчен рәхмәтлемен.

– Битарафлыктан ерак кеше генә сезнең кебек волонтёр була ала. Моның өчен ни эшләргә кирәк?

– “Беренче юрта” волонтёр проектына кушылырга теләк белдергәч, анкета тутырырга тәкъдим иттеләр. Гыйнварда тутырдым, мартта чакырдылар. Рамазан аенда ярдәм итеп кайта алуыма шатмын.

– Тәвәккәл булуыгыз сокландыра. Ихлас волонтёрлар белән горурланабыз. Исән-имин булыгыз! Рәхмәт!

Рима ВәЛИЕВА-КАҺАРМАНОВА.

Балтач районы.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас