Махсус хәрби операция
26 апрель 2025, 03:00

Каһарманлык күрсәтә дуванлылар

Муниципалитетлар җитәкчеләре даими рәвештә махсус хәрби операция зонасындагы якташлар янына барып торалар. Күптән түгел генә Дуван районы башлыгы Фаил Мөхәммәдиев тә юлдашлары белән яугирләребезгә посылкалар, хатлар, кирәк-яраклар һәм өйләреннән күчтәнәчләр илтеп кайтты. 

Каһарманлык күрсәтә дуванлыларКаһарманлык күрсәтә дуванлылар
Каһарманлык күрсәтә дуванлылар

"Тулаем алганда 5 мең чакрым юл үтеп, яугирләребез белән очраштык, күзгә-күз карап аралаштык. Беләсезме, иң мөһиме - мин аларда рухи көчнең ныклыгын һәм Җиңүгә омтылышны күрдем. Аеруча укучылар язып җибәргән хатларны алып шатландылар. Саф йөрәктән язылган хат юллары аларның хәрби рухын күтәрә", — дип сөйли Фаил Рафаэл улы.

Соңгы сәфәр вакытында район хакимияте башлыгы Хөкүмәт карары буенча Дуванның 10 батыр улына Генерал Шәйморатов медален дә тапшырган.

"Бу наградалар — аларның батырлыклары, чыдамлыклары һәм үз-үзләрен аямый лаеклы хезмәт итүләре билгесе. Бу егетләрнең һәрберсе чын каһарманлык, Ватанга тугрылыклык күрсәтте һәм туган җирен, безнең якты киләчәкне саклап, хезмәтен намус белән башкара", — дип горурлана якташлары белән Фаил Рафаэль улы. 

Шулай ук җитәкче халыкка мөрәҗәгать итте. "Без сезнең белән бер гаилә булып яугирләребезгә, якташларга ярдәм итәргә тиешбез. Алла боерса егетләребез исән-сау, Җиңүләр яулап тизрәк кайтсын. Мин ышанам, бу көн мотлак булачагына!, — ди ул.

 

"Башкортостан" сайты буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Дуван районы хакимияте.

Каһарманлык күрсәтә дуванлылар
Каһарманлык күрсәтә дуванлылар
Автор:
Читайте нас