Махсус хәрби операция
25 апрель 2025, 05:48

МХОдагыларга атап, үз акчасына наратлар утырткан

Нәҗип Кашкаров инде өченче ел күңел кушуы буенча агачлар утырта. 

https://vk.com/matraevskiiselsovethttps://vk.com/matraevskiiselsovet
https://vk.com/matraevskiiselsovet

Зилаер районының Чуртан-Үзәк авылында яшәүче Нәҗип Кашкаров нарат үсентеләре утырткан.

Ул күңел кушуы буенча ылыслы агачлар утырту белән өченче ел шөгыльләнә, диләр Матрай авыл советында.

Быел Нәҗип Кашкаров Бишуба тавы итәгенә 17 үсенте утырткан. Ул аларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлаган.

Нәҗип Кашкаров өч ел эчендә 37 агач утырткан. Әлеге көндә алар барысы да, тамыр җәеп, ныгып киткәннәр.

“Нәҗип Хөрмәт улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Аңа саулык, озын гомер теләп калабыз!” – диләр авыл биләмәсе хакимиятендә.  

https://vk.com/matraevskiiselsovet
https://vk.com/matraevskiiselsovet
https://vk.com/matraevskiiselsovet
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас