Махсус хәрби операция
25 апрель 2025, 11:02

"Хәрби-кыр хирургиясе" практикумы үтте

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Гражданлык хирурглары өчен хәрби-кыр хирургиясе” практикумын ачуда катнашты. Вузара студентлар кампусында Идел буе федераль округы төбәкләреннән хирургия профилендәге 250 белгеч җыелды. Алар яраланган хәрбиләрне дәвалау тәҗрибәсенә ия.

"Хәрби-кыр хирургиясе" практикумы үтте"Хәрби-кыр хирургиясе" практикумы үтте
"Хәрби-кыр хирургиясе" практикумы үтте

Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Гражданлык хирурглары өчен хәрби-кыр хирургиясе” практикумын ачуда катнашты. Вузара студентлар кампусында Идел буе федераль округы төбәкләреннән хирургия профилендәге 250 белгеч җыелды. Алар яраланган хәрбиләрне дәвалау тәҗрибәсенә ия.

Чара 24-25 апрельдә Стратегик башлангычлар агентлыгы ярдәмендә «Гражданлык табибы күзлегеннән хәрби медицинаның заманча алымнары» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында уза. Гражданлык табиб-хирурглары, травматологлар, анестезиолог-реаниматологлар, реконструктив һәм пластик хирургия белгечләре хәрби-кыр хирургиясе буенча укулар уза.

Практикум башланыр алдыннан Радий Хәбиров медицина җиһазлары һәм техникасы күргәзмәсен карады. Стратегик башлангычлар агентлыгының «Социаль проектлар» юнәлешендәге социаль өлкәдә яңа технологияләр дивизионы проектлары директоры Сергей Стрижнев билгеләп үткәнчә, конференцияне уздыру урыны итеп Уфаны сайлау төбәктә СВО катнашучыларын дәвалау һәм реабилитацияләү тәҗрибәсе туплануга бәйле.

БДМУ ректоры Валентин Павлов 2024 елның 1 сентябреннән вузда тактик медицина үзәге эшли башлавы турында сөйләде.
- Монда гадәттән тыш хәлләр шартларында ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр. Дәресләрне хәрби тәҗрибәләре булган медицина хезмәткәрләре һәм белгечләр үткәрә, - дип сөйләде БДМУ ректоры. - Булачак табибларны беренче чиратта зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм аларны алга таба эвакуацияләүгә әзерләү өчен өйрәтәбез. Студентлар жгут-турникетлар, бандажлар, окклюзион пластырьлар салырга, перевязкалар ясарга өйрәнә.

Практикум ачылышында сәламләү сүзендә Башкортстан Башлыгы чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм яраланган сугышчыларны дәвалау белән шөгыльләнүче табиблар өчен белем бирү программасының актуальлеген билгеләп үтте.

- Безнең республика махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк анда катнашучыларга һәрьяклап ярдәм итү бурычын куйды. Һәм, әлбәттә, бу эшчәнлекнең зур өлеше – хәрбиләргә тиешле медицина ярдәме күрсәтү, - диде төбәк җитәкчесе. - Алда бик зур хезмәт тора - дәваланудан тыш, сугышчыларны тернәкләндерү буенча да эш алып барырга кирәк. Һәм без тернәкләндерү үзәге булдыру турында карар кабул иттек.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас