Махсус хәрби операция
22 апрель 2025, 09:39

Ялга кайткан арада өйләнгән

Якташыбыз тиздән янә махсус хәрби операциягә юлланачак.

Ялга кайткан арада өйләнгәнЯлга кайткан арада өйләнгән
Ялга кайткан арада өйләнгән

Дүртөйле районыннан махсус хәрби операциягә киткән егет, әле кыска вакытлы ялга кайткач, өйләнгән.

Никах тантанасы район мәдәният йортында узган, дип хәбәр иткән Дүртөйле районы башлыгы Риф Йосыпов. Яугиргә тиздән янә алгы сызыкка китәчәк. Ә хәзер аның исән-имин әйләнеп кайтуын яраткан хатыны да көтеп торачак.

"Яшь парларга чын күңелдән бәхетле булуларын телибез, сөю хисләрен картыккача саклап, бер-берсен хөрмәт итеп яшәсеннәр. Тормышта очраган авырлыкларны бергәләп җиңәргә, бер-берсенә таяныч һәм терәк булырга язсын. Якташыбыз - чын патриот, туган җирен һәм илен саклаучы һәм яклаучы исән-сау әйләнеп кайтсын, ә без аның өчен догада булырбыз», - дигән Риф Йосыпов.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас