

“Ватанны саклаучылар” фонды МХО ветераннарын эшкә урнаштыру буенча актив эш алып бара. Әлеге вакытта мәшгульлек өлкәсендә хезмәттәшлек турында 17 килешү төзелгән. Алар арасында өч зур эш бирүче компания бар.
Бөтен районда да үткән “Проффест. Работа России. Время возможностей” бөтенрусия эшкә урнашу ярминкәсендә “Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалы социаль координаторлары актив катнашты.
Ярминкәнең төп мәйданчыгы Уфа шәһәрендә урнашкан иде. Социаль координаторлар “Торатау” Конгресс-холлына 24 ветеранны алып килде. Ярминкә мәйданында алар 90 сорауга җавап алды.
Дәүләкән районында ярминкә эш белән мәшгульлек үзәгендә үтте. “Ватанны саклаучылар” фондының Дәүләкән районындагы социаль координаторы Рәшидә Загитова әйтүенчә, ул үзенең ветераннарына төрле оешмалар белән сөйләшергә ярдәм иткән.
Шаран районында социаль координатор Гөлнара Кариева МХО ветераннарына резюме төзергә һәм аларны оешмаларны җибәрергә ярдәм иткән.
Башка районнардагы социаль координаторлар да МХО ветераннарына эшкә урнашу буенча төрле мөмкинлекләр турында сөйләгәннәр.
Чыганак: Фонд "Защитники Отечества"