

Илнең күп төбәкләрендә “Геройлар вакыты” федераль программасының төбәк аналогында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамланды. МХОда катнашкан 46 мең яугир бу проектта катнашырга теләк белдергән. Кайбер төбәкләрдә бер урынга 25 кеше туры килә.
Бирелгән гаризалар буенча беренче урында Башкортстан Республикасы – 2026 гариза бирелгән. Икенче урында – Краснодар крае һәм өченчедә – Нижегород өлкәсе.
Бу аларның тыныч тормышка яраклашуы, тыныч тормышта идарә эшендә хезмәт итәргә теләге булуын күрсәтә.
“Башкортстан Геройлары” – “Геройлар вакыты” федераль проектының төбәк программасы. Ул МХОда катнашкан яугирләрне ил белән идарә итү системасына эшкә алуны күз уңында тота.
Фото: culture.ru
#ГероиБашкортостана