Махсус хәрби операция
20 апрель 2025, 10:50

Стәрлетамак мэры яугирләргә ярдәм илтүдә катнашты

Стәрлетамактан махсус хәрби операция зонасына автомобильләр һәм мотоцикл җибәргәннәр.

Стәрлетамак мэры яугирләргә ярдәм илтүдә катнаштыСтәрлетамак мэры яугирләргә ярдәм илтүдә катнашты
Стәрлетамак мэры яугирләргә ярдәм илтүдә катнашты

Стәрлетамак мэры Эмиль Шәймәрданов шәһәрдән 15нче гуманитар конвойны махсус операция зонасына тапшырды.

Алгы сызыктагы якташларга ике фура белән 40 тонна гуманитар йөк җибәрелгән. Стәрлетамактан яугирләргә иң кирәкле әйбер – коптерлар, начар сыйфатлы, сикәлтәле юллардан да үтә торган техника, генераторлар, дүрт автомобиль һәм мотоцикл китергәннәр. Шулай ук маскировка челтәрләре, медикаментлар, теләсә нинди гуманитар конвойның традицион өлешенә әверелгән шәхси посылкаларны да солдатлар шатланып кабул иткән.

Гуманитар ярдәм йөген җыюда Стәрлетамак хакимияте, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар һәм битараф булмаган шәһәр халкы катнашкан.

Стәрлетамак гумконвойны Луганск Халык Республикасының торак пунктларына алып килгәннәр. Новоайдар, Северодонецк һәм Рубежноеда булганнар.

- Безнең легендар «Башкортостан» полкы яугирләре белән очраштык, аларның позицияләрендә булдык. Ихлас итеп аралаштык. Аларның рухлары күтәренке. Барыгызны да Җиңү белән өегезгә көтәбез! - дип язып чыккан Эмиль Шәймәрданов социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында.

Туган яклардан киткән шушы ярдәмебез егетләребезгә җиңү белән кайтырга ярдәм итсен иде, дип телисе килә. Бар халыкның теләге бер генә: «2025 ел Җиңү елы булсын!».

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: шәһәр хакимияте.

Стәрлетамак мэры яугирләргә ярдәм илтүдә катнашты
Стәрлетамак мэры яугирләргә ярдәм илтүдә катнашты
Автор:
Читайте нас