Махсус хәрби операция
20 апрель 2025, 16:26

"Батырлык" дәресе

  Уфа шәһәренең 112 нче санлы мәктәбендә “Батырлык дәресе” үтте.

"Батырлык" дәресе"Батырлык" дәресе
"Батырлык" дәресе

 

Уфа шәһәренең 112 нче санлы мәктәбендә “Батырлык дәресе” үтте. Ул балаларның һәм килгән кунакларның күңелләрендә изге хисләр генә калдырды. Махсус хәрби операциядә катнашкан Евгений С. үзенең шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты, Русия яугирләренең батырлыклары турында сөйләде.

Бу очрашу балалар арасында зур кызыксыну уятты. Алар яугирне игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр, ватапәрвәрлек турында фикер йөрттеләр. Укучылар фронттагы яугирләр өчен хатларның никадәр мөһим булуы турында белде, алар яугиргә шигырьләр сөйләделәр. Бу – чын Батырлык дәресе булды. Кыюлык, намус һәм тугрылык – ул матур сүзләр генә түгел, ә Русия солдатының чын сыйфатлары.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас