

— Уникаль «Уфа» позывнойлы МХО яугире булган танк звеносы командиры белән очраштым. Быел февраль аенда ул батырлыгы өчен медаль алды: туган шәһәребез данын яклый. Алгы сызыктагы тормыш турында фикер алыштык. Ул солдатлар арасында рухны саклап калуның мөһимлеге белән уртаклашты. Барлык кыенлыкларга да карамастан, үзара ярдәмләшү — аларның һәркайсы өчен терәк була. Герой ассызыклаганча, хәтта тылдан ярдәм сүзләре дә солдатларның рухын сизелерлек ныгыта ала. Фронтка кирәк булган бөтен нәрсәне контрольгә алдык. Якын арада гуманитар ярдәм оештырачакбыз, — дип хәбәр итте Тарасов социаль челтәрләрдә.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: «Молодёжная газета».