Махсус хәрби операция
18 апрель 2025, 09:46

МХОда депутатлар

 МХО зонасында Башкортстаннан 80 нән артык депутат хезмәт итә.

МХОда депутатларМХОда депутатлар
МХОда депутатлар

Башкортстаннан 80 нән артык депутат МХО зонасында хезмәт итә. Фронтның алгы сызыгында хезмәт иткән депутатларга багышланган күргәзмәдә аларның фотосурәтләре тезелеп тора иде.

Күргәзмәне беренче булып шәһәр округлары һәм муниципальайон советлары рәисләре һәм сәркәтипләре карады. БР Дәүләт Җыелышы- Корылтай рәисе Константин Толкачев билгеләвенчә, махсус хәрби операция Русия тарихында кешелекнең яхзмышын үзгәртүче зур адым булып тора.

  • СВО сүзе безнең илнең тарихына җуелмаслык булып язылды, - диде ул. – Ватаныбызның мәнфәгатьләрен яклау өчен республикабыздан кулларына корал алып меңләгән кеше юлланды. Алар исәбендә депутатлар да бар. Иң яшенә – 21, иң олысына 65 яшь.

Парламентта мондый күргәзмә оештырулары – МХОда хезмәт итүче депутатларга хөрмәт билгесе. Кызганычка каршы, алар арасында һәлак булучылары да ,яраланучылар да бар. Дүрт депутат яу кырларыннан әйләнеп кайтмаячак.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас