Махсус хәрби операция
17 апрель 2025, 10:11

Контракт төзергә теләүчеләр күбәйгәннән күбәя

“Защитник” контракт буенча хәрби хезмәткә җыю бердәм пунктының икенче корпусын ачтылар.

Контракт төзергә теләүчеләр күбәйгәннән күбәяКонтракт төзергә теләүчеләр күбәйгәннән күбәя
Контракт төзергә теләүчеләр күбәйгәннән күбәя

 Ул 136 кешегә исәпләнгән. Бу РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзеп калырга ашыгучылар саны күп булу белән бәйле. Беренче корпуста гына аларның белән эшләп өлгерә алмыйлар.

“Документлар әзер булганчы контрактчыларга ял итәргә мөмкинлекләр бар, - ди тест үтү һәм хәрби әзерлек буенча офицер, капитан Фәдис Солтанов. – Караватлар, душ керү бүлмәсе, өч тапкыр кайнар аш белән тәэмин итү каралган”.

“Защитник” контракт буенча хәрби хезмәткә җыю бердәм пункты 2024 елның көзендә ачылды. Ул “Черемушки” санаторие базасында урнашкан. Монда бер тәүлек эчендә контракт төзеп, медицина комиссиясе үтеп, банк картасы алып, бөтен документларны рәсмиләштереп була. Көн саен монда республиканың төрле почмакларыннан гына түгел, башка төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән дистәләгән кеше килә. Контракт төзергә теләүчеләр озакламый тынычлык турында килешү төзелергә тиеш дигән мәгълүмат белән дә аңлата үзләренең бу адымнарын.

“Минем бөтен дусларым. иптәшләрем анда, - ди уфалы Владимир. – Мин менә алар янына ашыгам. Мин ике ел уйладым. Әмма вакыт җитте дип уйлыйм. МХОга кадәр зур сәүдә челтәрендә складта менеджер булып эшләдем. Эшемдә барсы да мине Җиңү белән кайтуымны көтәләр. Әниемнең, әлбәттә, күңеле тулды, әти кулын иңбашыма куеп дөрес эшләгәнсең, улым, диде.

Башкортстаннан РФ Оборона мнистрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр шунда ук 2 миллион сум, аннан ай саен 210 мең сум күләмендә эш хакы алалар. Шулай ук, республикада МХОда катнашучылар һәм аларның галиә әгъзалары өчен 40 төрле ярдәм чарасы каралган. “Защитник” үзәгенең кайнар линиясе 7 (800) 550-55-25, бөтен мәгълүмат Башбат.рф сайтында.

Контракт төзергә теләүчеләр күбәйгәннән күбәя
Контракт төзергә теләүчеләр күбәйгәннән күбәя
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас