

Башкортстан имамы һәм протоиерей “Пути Твои” документаль проектының геройлары булды.
Сюжетка ярашлы, имам Хәмзә Хафизов, протоиерей Виктор Иванов һәм актер Илья Глинников хәрбиләргә ярдәм итү һәм гуманитар ярдәм китерү өчен Уфадан Донецкка кадәр 2000 чакрымнан артык араны уза.
“Пути Твои” (16+) – ул документаль тасма, анда өч геройның сәяхәте җан, тормыш һәм иман турында тирән уйлануга әверелә.
Юлда алар төрле дин вәкилләре белән аралашып, диннәрнең бердәмлеге, яшәү мәгънәсе, иман, яхшылык һәм яманлык, мәхәббәт һәм фидакарьлек турында фикер алышалар. Бу әңгәмәләр аларга дини традицияләр арасында уртаклык табарга ярдәм итә. Финалда, инде Донбасста, геройлар аларның карашларының никадәр охшаш булуын һәм авыр вакытларда гомумкешелек кыйммәтләренең никадәр мөһим булуын аңлый.
“Пути Твои” фильм-сәяхәтенең беренче ике сериясен “Ватанны саклаучылар” фондының “Вконтакте” берләшмәсендә һәм Okko онлайн-кинотеатрында карарга мөмкин.
Проект “Ватанны саклаучылар” фонды һәм Русиянең Динара Советы катнашында булдырылган.
Статс-секретарь – РФ оборона министры урынбасары, “Ватанны саклаучылар” фонды рәисе Анна Цивилева сүзләренчә, бу документаль фильм гына түгел.
– Бу – төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштергән кеше күңелен, гомумкешелек кыйммәтләрен тирәнтен өйрәнү. Проект безгә үзебезне, Ходай һәм кешеләр белән мөнәсәбәтләрне яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. “Ватанны саклаучылар” фонды русиялеләр геройлар һәм махсус хәрби операция вакыйгалары, шулай ук яклаучыларга ярдәм итүчеләр турында күбрәк белсен өчен мондый картиналар булдыруны хуплый. Тыныч тормышка әйләнеп кайткач, күп кенә ветераннар мәңгелек мәсьәләләр турында уйланалар, рухи яктан үсүләрен дәвам итәләр, һәм “Пути Твои” фильм-сәяхәте моңа искиткеч ярдәм булачак, – ди Анна Цивилева.
Фильм биш серияне үз эченә ала, аларның барысы да май ахырына кадәр чыгачак.