Онлайн-сөйләшү 12 майга кадәр дәвам итәчәк. Комиссия барлык кандидатларны да бәяләячәк. Алар проектта катнашучыларны идарә итү эшчәнлегендә ничек эшләргә әзер булуларын караячак, шәхси сыйфатларына һәм респбликаның идарә итүче командасының өлеше булуына мотивациясенә игътибар итәчәк.
Сөйләшүләрне узган кандидатлар квалификация күтәрү курсларына үтәчәк. Укудан соң аларга сертификат тапшырылачак.
Бу – геройларның юлындагы бер этап кына. аАарны өстәмә бурычлар, көндезге уку этаплары көтә. Проектның иң яхшы кандидатларын исә профессиональ әзерлек курсларына чакырачаклар.
Исегезгә төшерәбез, “Башкортстан Геройлары” программасы республикада февраль аенда старт алды. Махсус хәрби операциядә хезмәт итеп кайтканнар арасыннан кадр проекты үткәрүләре турында республика җитәкчесе Радий Хәбиров игълан итте.