Фаил Мөхәммәтҗанов — 15 еллык хезмәт стажы булган табиб-уролог, медицина фәннәре кандидаты.
Фаил абый тумышы белән республикабызның Мәчетле районыннан. Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Ул шулай ук спорт казанышлары белән танылган: кышкы полиатлон буенча спорт мастеры, ядрә белән ату буенча спорт мастерлыгына кандидат һәм чаңгы ярышлары буенча өлкәннәр арасында беренче разрядка ия.
Узган елның көзендә, гаиләсенең борчылуларына карамастан, үз теләге белән шәхси составка ярдәм күрсәтүче хирург сыйфатында махсус хәрби операция уздыру зонасына киткән. Ул Ерак Көнчыгыш федераль округыннан иреклеләр төркеменә кушыла һәм Курсктан 120 чакрым ераклыкта хезмәт итә. Аның сүзләренчә, иң киеренке чор декабрь булган. Нәкъ шул вакытта дошман авиабомбалары аларның подразделениеләре дислокацияләнгән урыннан нибары ярты километр ераклыкта шартлый торган булган.
Быел март аенда хәрби хирург тыныч тормышка кайта. Уфа каласында хатыны һәм ике кызы белән гомер итә. Хәзерге вакытта ул үзенең һөнәри эшчәнлеген шәхси клиникада табиб-уролог буларак дәвам итә, дип хәбәр иттеләр БР Иҗтимагый палатасында.
Илгә күрсәткән каһарманлыгы һәм хәрби бурычын фидакарь үтәгәне өчен Фаил Мөхәммәтҗанов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары һәм Президентның Ерак Көнчыгыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутневның Рәхмәт хаты, шулай ук Курск өлкәсенең «Ватанны саклаучы» медале белән хөрмәтләнде.
Врач әйтүенчә, фронтка китү карары җиңел бирелмәгән аңа. Әмма ул МХО зонасында хезмәт итеп кайтуына үкенми!
- Дуслар, танышлар киткәндә читтә калу мөмкин түгел. Мин ышанам, һәр ир-ат үз илен якларга тиеш. Кайчандыр безнең бабаларыбыз Ватаныбызны саклаган кебек, бүген безнең заман да килде, - дип саный ул.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: "Молодёжная газета".