СВОдан соң да Донбасска ярдәм итәчәкмен, ди

Исән-сау кайтыгыз, егетләр! 

Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Ильясовның Телеграм-каналыннан.Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Ильясовның Телеграм-каналыннан.
Фото:Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Ильясовның Телеграм-каналыннан.

Куергазы районыннан “Күмер” позывнойлы махсус хәрби операция катнашучысы 2024 елда  Донбасс ирекмәннәре берлегенә кергән  БАРС отряды (“Боевой армейский резерв страны”) белән контракт төзегән. Бүгенге көндә “Күмер” БПЛА операторы булып хезмәт итә, ә СВО тәмамланганнан соң арытаба Донбасска ярдәм итәргә ниятли.

Сугышчы турында Куергазы районы хакимияте башлыгы Юлай Ильясов сөйләгән.

“Балачактан Донбасс вакыйгаларын күзәтеп һәм җирле халык кичергән кайгыларны күреп үстем.

 Җәен  эшләгән оешмамнан Донецк халык республикасына командировкадан соң моңа инандым.  Бу хәлләргә битараф кала алмадым һәм контракт төзедем. Безнең җиңү белән СВО тәмамлангач та читтә калмаячакмын. Без шулкадәр авырлыклар кичергән һәм ярдәм-хәстәргә мохтаҗ көчле рухлы Донбасс халкын ташламаячакбыз”, –  дип Юлай Ильясов контрактчының сүзләрен китерә.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән ир-атларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 2 млн сум тәшкил итә.

Шулай ук МХО зонасында контракт хезмәте, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар башбат.рф сайтында,  Телеграм чат-ботларында бар. Булачак сугышчыларга яшәү урыны буенча хәрби комиссариатта яки Уфадагы Башкортстан контракты буенча сайлап алу пунктында (Революцион ур., 156), шулай ук бердәм “Защитник”  үзәгендә (Элеваторная ур., 15) контракт буенча хезмәт итү шартлары турында аңлатырга әзерләр. 

СВО зонасында хезмәт итәр өчен контракт төзергә теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны илнең хәрби ведомствосының 117 бердәм белешмә номеры, Ситуацион үзәк номерлары – 122 яисә  (347) 218-19-19 буенча, шулай ук “Мои документы” күп функцияле үзәк офисларында бирә ала. Сайлап алу пунктының телефон номеры  – (347) 248-29-31.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас