Фларид абый фронт иҗат бригадасы составында махсус хәрби операция уздыру зонасында чыгыш ясый. «Добрый» кушаматлы яугиргә Белгород өлкәсендә иҗади төркем концертларының берсендә булу бәхете тигән. Хәрби полкка сәламләү яздырып алган икән ул.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Биргалинны 2022 елда ук мобилизацияләгәннәр.
— Бөек Ватан сугышы елларында фронт бригадалары 2 мең иде, хәзер рәсми рәвештә шундый дүрт бригада бар. Бөтен фронтны әйләнеп чыгабыз, хәрби рухыбызны күтәрәбез, егетләребезне яңа җиңүләргә өндибез. Алга тик алга һәм һичшиксез җиңү белән! — диде артист.