Радий Хәбиров Благовещенскта күпбалалы гаиләдә булды

Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы, үзенең эше гаҗәеп, лаеклы кешеләр белән очрашырга мөмкинлек бирә, дип берничә тапкыр билгеләп үткәне бар.

Радий Хәбиров Благовещенскта күпбалалы гаиләдә булдыРадий Хәбиров Благовещенскта күпбалалы гаиләдә булды
Радий Хәбиров Благовещенскта күпбалалы гаиләдә булды

Благовещенскка визиты вакытында ул форсаттан файдаланып, уникаль гаилә белән танышкан.

Вахид Вәлиев белән Ирина Вервельскаяның хәтта ки 30 баласы бар! Өчесе бертуган, икесе уллыкка алынган һәм 25 — тәрбиягә алынган. Аларның кайсылары инде укуларын уңышлы итеп тәмамлаган, кайберләре белем ала. Шуннан соң 13 — үз гаиләләрен корган.

Ирина Александровна транспорт тармагында хезмәт куя, ә Вахид Рәвил улы узган елның сентябрендә батырларча карар кабул иткән. Ике улы һәм өч кияве артыннан үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән. Визит барышында республика Башлыгы аңа генерал Шайморатов медален дә тапшырды.

Вәлиев-Вервельскийлар гаиләсе – чиксез ата-ана мәхәббәте, хөрмәт һәм чын гаилә бәхете үрнәге ул. Радий Хәбиров Вахид Рәвил улына һәм Ирина Александровнага тирән рәхмәтен белдерде, аларга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде.

 

Юлай Низаев әзерләде.

Радий Хәбиров Благовещенскта күпбалалы гаиләдә булды
Радий Хәбиров Благовещенскта күпбалалы гаиләдә булды
Автор:
Читайте нас