“Самурай” яшь булуына карамастан җитди хәрби тәҗрибә туплаган. Колледж тәмамлаганнан соң ул армия хезмәтенә алына, анда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм Таулы Карабахта тынычлык урнаштыручы гаскәрләр составында хезмәт итә.
2024 елда ул МХО зонасына юллана. Махсус билгеләнештәге гаскәрләрдә ул табиб һәм пилотсыз очу аппаратлары буенча белгеч булып хезмәт итә.
“Самурай” лаеклы һәм намуслы хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән очракта бер тапкыр 2 млн сум акча бирелә. Контракт турындагы мәгълүматны хәрби комиссариатның 117 номерына, 122 номеры буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып белешергә була.