Башкортстан проекты “Хезмәт” Бөтенрусия премиясе номинантлары исемлегенә керде.
“Хезмәт” Бөтенрусия муниципаль премиясенең топ-100 номинанты исемлегенә Иглин районының “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм “СВОи ИГЛИНО” проекты керде.
Тавыш бирү Бөтенрусия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе сайтында 31 марттан 13 апрельгә кадәр уза.
Әгәр сез Башкортстаннан проектны хупларга телисез икән, түбәндәге алгоритм буенча тавыш бирергә мөмкин. Сайтка керегез, аннары “Госуслуги” аша теркәлегез. “Геройларның гаиләләре турында хәстәрлек – уртак Җиңүгә өлеш кертү” номинациясен сайлагыз. “Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм “СВОи ИГЛИНО” проектын сайлагыз. “Тавыш бирергә” төймәсенә басыгыз.