МХО сугышчыларының әниләре өчен концерт үтте

Уфада МХО сугышчылары әниләре өчен хәйрия концерты оештырдылар.

Валерий ШаховВалерий Шахов
Валерий Шахов

Уфада МХО сугышчылары әниләре өчен хәйрия концерты оештырдылар.

БСТ телеканалы “Әсәй – Мама” хәйрия концерты оештырды. Ул Русиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Башкортстанда игълан ителгән МХО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елына багышлана. “Әсәй – Мама” телепроектының геройлары Башкортстанның төрле шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүче, уллары Ватанны саклаучылар юлын сайлаган һәм МХОга киткән хатын-кызлар иде.

2 апрельдә проект геройлары Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театрында җыелды. Фойеда әниләр портретлары күргәзмәсе оештырылган иде. Концертта әниләр турында җылы сүзләр һәм җырлар яңгырады.

Концертта республиканың танылган артистлары Рөстәм Гыйззәтуллин, Фәрваз Урманшин, Рәсүл Карабулатов, Алим Каюмов, Хәсән Усманов, Диана Ишниязова, Сәгыйдулла Байегет, Алсу Бәхтиева, Лилия Ишемьярова, Гөлсинә Мөхәммәдиева, Гөлназ Кадербирдина, Фәридә Газзалова, Идрис Кәлимуллин, Алена Завьялова, “Премьер” төркеме, Юнир Куланбаев һәм башкалар катнашты.

Кичәнең лейтмотивы булып үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән Урал башкорт сугышчысының һәм аның гаиләсенең җыелма тарихы торды. Концерт Башопераның балалар студиясеннән әниләргә мәхәббәт гимны белән тәмамланды: алар башкаруында “Пусть всегда будет мама!” җыры яңгырады.

– Нәкъ бер ел элек, әлеге проектны уйлап чыгарганда, республика дәрәҗәсендәге вакыйганы үткәрә алуыбызны күз алдына китерүе кыен иде. Бу чара белән без Ватаныбызны чын саклаучылар, лаеклы уллар тәрбияләгән аналарга зур рәхмәт әйтәсебез килде. Без кичәгә республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 50гә якын хатын-кызны чакырдык, алар өчен республикабызның иң танылган җырчылары чыгыш ясады. Залдагы әниләр шатландылар, еладылар, хәсрәтләнделәр, елмайдылар. Без кичә үзенчәлекле булсын һәм истә калсын өчен бик тырыштык, – ди Гәүһәр Батталова. – Проектны әзерләргә безгә социаль координаторлар, Гөлнур Кулсарина җитәкчелегендәге “Ватанны саклаучылар” фонды ярдәм итә. Бу вакыйгага Каринэ Владимировна Хәбированың килүе аеруча зур әһәмият бирде. Бу аның сугышчыларыбызның әниләренә хөрмәтен күрсәтү билгесе булды.

Хәйрия чарасыннан кергән акча МХО сугышчыларына ярдәмгә юнәлтеләчәк. Тиздән концерт телеэфирда күрсәтеләчәк.

Проектны оештыручылар сүзләренә караганда, тиздән БСТда МХОда катнашучыларның Әниләре көнен уздыру планлаштырыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас