Медик-психологик ярдәм тәүлек әйләнәсе күрсәтеләчәк

Бу төр ярдәмгә ихтыяҗ зур. 

2025 елның 1 апреленнән Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә медик-психологик ярдәм күрсәтүнең бердәм федераль чаты тәүлек буе эшләүгә күчә.

“Психологик ярдәм еш кына монда һәм хәзер кирәк. Безнең Комитет чаты психологлар белән эшли башлады, һәм без аны тәүлек буе эшләргә кирәклеген бик тиз аңладык. Әле без психологларның эшен тиешенчә оештыра алдык. Психологлар кешеләргә җавап бирә һәм аларга тәүлек буе һәм ялларсыз ярдәм итә. Тагын шунысы мөһим: безгә аноним рәвештә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Һәм бу шулай ук психологик ярдәмнең нәкъ менә шундый форматына ихтыяҗның өстәмә факторларының берсе булды”, – ди Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының җитәкчесе Юлия Белехова.

Чатта тәҗрибәле югары квалификацияле медицина психологлары командасы эшли, алар төрле борчулы халләр буенча бушлай медик-психологик консультацияләр күрсәтә. Чатка илнең теләсә кайсы төбәгендә яшәүче мөрәҗәгать итә ала.

“Без аралашуның цифрлы форматына ихтыяҗ булуын күрәбез, поликлиникага барырга кирәкми, сине күршеләр күрми. Чат сигез ай эшләү дәверендә белгечләр тарафыннан 1800дән артык шәхси мөрәҗәгать кабул ителде. Безгә теләсә нинди борчулы халәт кичергән һәркемгә ярдәм итү мөһим. Тагын чат медицина психологлары булмаган ерак территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм булып тора”, – ди Чат координаторы, “Сәламәтлек контроле” федераль проекты җитәкчесе, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Мартынов.

Чатка илнең төрле төбәкләреннән 11000нән артык кеше кушылган да инде.

Чатка сылтама – https://t.me/+-NlCAoiZghk2OTNi

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас