Бу гаиләдә 30 бала тәрбияләнә, инде 13 туй ясаганнар

Гаилә башлыгы – махсус хәрби операциядә. "Ике улыбыз һәм өч киявебез дә МХО зонасында", – ди әни кеше. 

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 3 апрельдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Благовещенда эш сәфәре вакытында махсус хәрби операциядә катнашучының күп балалы гаиләсендә булды.

 Вахид Вәлиев һәм Ирина Вервельская 30 бала тәрбияли, шуларның өчесе – бертуган, икесе – уллыкка һәм 25е тәрбиягә алынган.

Гаилә башлыгы 2024 елның сентябрендә үз теләге белән махсус хәрби операциягә кушылган, ә әле кыска вакытлы ялга кайткан.

– Контрактка кул куйганда үз карарымда шикләнмәдем. Мине хатыным, балаларым һәм 76 яшьлек әнием хуплады, – ди Вахид Вәлиев. – Юлга чыгар алдыннан, балаларны җыеп, хуҗалыктагы эшләрне бүлдем, тиешле үгет-нәсихәтләр бирдем.

Радий Хәбиров сугышчыга генерал Шайморатов медален тапшырды һәм Ватанга хезмәт итүе өчен рәхмәт белдерде.

Ирина Вервельская әйтүенчә, алар тәрбиягә беренче баланы 2004 елда ала. Бүген 13 бала инде үз гаиләләрен корган һәм аерым яши.

– Бер улыбыз армиядә хезмәт итә, бишесе – мәктәп укучылары, тагын тугызы – югары уку йортлары һәм көллият студентлары, – дип сөйләгән ул. – Ике улыбыз һәм өч киявебез МХО зонасында хезмәт итә.

2021 елда күп балалы гаилә “Ата-ана батырлыгы” бүләген, ә 2023 елда “Ана даны” медален ала. 2024 елда Ирина Вервельская “Хатын-кыз – ел директоры” Бөтенрусия конкурсында җиңүче була. Ул пассажирлар ташу буенча үз бизнесын үстерә, шулай ук балалар белән бергә Благовещенскида хәйрия акцияләрендә актив катнаша. Гаилә үсентеләр питомнигын тота һәм “Яшел Башкортстан” проекты кысаларында шәһәр паркларын яшелләндерүдә катнашалар. Моннан тыш, Ирина Вервельская волонтерлык белән шөгыльләнә һәм МХО катнашучыларына гуманитар ярдәм җыя.

Күп балалы ата-ана балаларга дөрес тормыш юлын һәм гаилә мөнәсәбәтләре үрнәген күрсәтүләрен үзләренең төп казанышы дип саный. Балалар хезмәт сөючән һәм җаваплы әти-әнидән үрнәк ала икән, димәк, алар бәхетле тормышка билет ала, ди алар.

Ирина Вервельская Башкортстан Башлыгына улларының берсен дәвалауда ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Малай сөйләшү проблемалары аркасында Яңавылның коррекцион мәктәбендә укый.

– 30 бала, күбесе яхшы белем алган һәм эшли. Инде 13 туй ясаганнар, 15 онык тәрбиялиләр. Гаилә башлыгы – МХОда. Моның өчен аларга зур рәхмәт, – диде Радий Хәбиров. – Ә малайның сәламәтлеге мәсьәләсе белән һичшиксез шөгыльләнәчәкбез.

Ул республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына малайга Уфада тулы медицина тикшерүе уздырырга кушачак.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас