Мәктәпнең иркен вестибюленә укучылар, укытучылар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның, хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булганнарның әти-әниләре, хатыннары, туганнары, якын дуслары, шулай ук күршеләре, авылдашлары җыелды. Чара Русиядә Ватанны саклаучылар елына, Башкортстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елына, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
«Батыр партасы» – ул укучылар өстәле, анда геройлар һәм аларның казанышлары турында мәгълүмат урнаштырылган. Проектның максаты – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның, хезмәт ветераннарының героик образлары үрнәгендә балаларда һәм үсмерләрдә Ватан тарихына, илнең героик үткәненә һәм бүгенгесенә, хәрби хәрәкәтләр һәм фидакарь хезмәт геройларына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру өчен шартлар тудыру. Мондый парта артында утыру хокукы укуда уңышка ирешкән, мәктәп тормышында актив катнашкан укучыларга бирелә. Герой партасы бүгенге көндә мәктәптә укучы балалар һәм киләчәк буын батырлыкка һәрвакыт урын барлыгын белсеннәр һәм истә тотсыннар өчен урнаштырылган.
Чара Русия Федерациясе, Башкортстан Республикасы Дәүләт байракларын чыгарудан һәм дәүләт гимннарын башкарудан башланды.
Тантананы ачып, мәктәп директоры Андрей Камильянов болай диде: «Ватанны лаеклы саклаучылар үстергән ата-аналарга рәхмәт белдерәм, сезнең һәм батыр улларыгыз алдында баш иям. Безнең геройларыбыз – булачак яугирләр безнең урамнар буйлап йөрделәр, мәктәптә укыдылар, шушы парталар артында утырдылар. Һәр кешенең тормышында җаваплы мизгел туа, ул: Нишләргә? – дигән сайлау алдында тора. Ә безнең егетләр Ватанны саклауны сайладылар һәм үз гомерләре бәрабәренә чын геройлар булып, исемнәрен мәңгелеккә хәтеребезгә керттеләр».
Һәлак булган яугирләрнең әниләре исеменнән Гөлфара Шәфыйкова чыгыш ясады. Ул үзенең улы Айрат, аның дөнья һәм яшь буынның якты киләчәге хакына каһарманлык күрсәтүе турында тирән дулкынлану хисләре, йөрәк әрнүе белән сөйләде. Каһарман яугир махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгы өчен Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) бүләкләнгән. Гөлфара Шәйхзадә кызы авыл биләмәсе, район хакимияте һәм республика җитәкчелегенә гаиләләренә авыр вакытта ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Ә Атыевлар гаиләсеннән махсус хәрби операция зонасына өч лаеклы уллары киткән. Улы Дмитрий хәрби бурычларын үтәгәндә батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп һәлак булган, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Урта улыннан күптән хәбәр юк, әнисе Тамара Атыева аның өчен борчыла, мөмкин булган төрле каналлар аша хәлне белергә тырыша. Кече улы үзе һәм абыйлары өчен тыныч күкне саклау буенча фидакарьлек белән көрәшүен дәвам итә. Тамара Адылбаевна улын югалту кайгысын чыдам кичерә һәм улларының тизрәк Җиңү белән кайтуларына өметләнә.
Чара азагында катнашучылар һәлак булган якташларыбызны бер минут тын калып искә алдылар...
Без Ватаныбыз Геройларын исемнәре белән хәтерлибез. Бүген, Ватанга яклау кирәк булганда, Дүртөйле егетләре хәрби бурычларын лаеклы үти. Тынычлык һәм азатлык хакына үз гомерләрен биргән кешеләрнең барысы да безнең хәтердә мәңгегә калачак. Шул исәптән «Герой партасы» кебек проектлар ярдәмендә дә.
Фәнис ГАЛЛӘМОВ.
Дүртөйле районы, Автор фотосы.