Барлык яңалыклар
10

Хатын-кыз – милләт анасы

Уфада «Хатын — кыз-милләт анасы» IX Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

Хатын-кыз – милләт анасы
Хатын-кыз – милләт анасы

Уфада «Хатын — кыз-милләт анасы» IX Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

   Тантана «Торатау» Конгресс-холлында узачак. Конкурс ел саен «Башкортстан хатын-кызлары җәмгыяте» инициативасы белән республика Мәдәният министрлыгы һәм «Россия халыклары Ассамблеясе» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасы ярдәмендә үткәрелә. Аның төп бурычлары – хатын-кызлар берлегенең иҗтимагый-әһәмиятле эшчәнлегенә бәя бирү, хатын-кыз – ана статусын күтәрү, Ватаныбыз язмышында хатын-кызларның иҗтимагый һәм сәяси ролен активлаштыру.

   Быел СВО хәрбиләренең аналарына аерым игътибар бирелде.

Конкурста Курган, Оренбург, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, Татарстаннан, Башкортостаннан, Пермь краеннан, Ханты-Манси автономияле округыннан, Мәскәү һәм Оренбург шәһәрләреннән хатын-кызлар катнашты. Барлыгы катнашуга 500дән артык гариза кергән. Аларның иң яхшылары бүләкләү тантанасына чакырылган.

Фото: сайт Единой России.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: