Барлык яңалыклар
10

Яугирләребезгә ихтирам һәм ярдәм күрсәтеп

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм волонтерлар командасы махсус хәрби операция зонасына кадәр бардылар.

Яугирләребезгә ихтирам һәм ярдәм күрсәтеп
Яугирләребезгә ихтирам һәм ярдәм күрсәтеп

 Гуманитар колонна фронт яны территориясенә республика гуманитар конвоеның составында барып җитте.

Ришат Мансуров үзенең социаль челтәрләрендә төркемнең МХО зонасы буенча эшләнгән маршрут буенча хәрәкәт итүен хәбәр итте. Алар хәрбиләр белән очраштылар һәм гуманитар йөк тапшырдылар.

 — Оператив рәвештә гуманитар ярдәмне тапшырабыз да алга таба барабыз. Яугирләребез белән бу очрашулар бик сөендерә, яңалыклар белән уртаклашырга өлгерәбез. Маршрут ягыннан туктау нокталары аз түгел, — дип сөйләде МХО зонасыннан Ришат Әнис улы.

Чишмә районы якташларга өч автомобиль, эчәргә яраклы су белән 24 поддон, беренчел кирәк-яраклар тутырылган тартмалар, агач материаллары һәм солдатлар гаризалары буенча җыелган башка әйберләр җибәргән.

Моннан тыш, бу сәфәргә гуманитар ярдәм составына сигез суыткыч камерага порцион төялгән ит керткәннәр. Мондый тәҗрибә беренче, дип билгеләп үтә Мансуров. Азык-төлек формалаштыруда җирле аграрийлар катнашкан. Алар сыер, ат, сарык һәм тавык ите китергәннәр.

Элегрәк район башлыгы хәбәр иткәнчә, Чишмә якларында яшәүче бер кеше хәрбиләргә үзенең дробовигын һәм внедорожнигын тапшырган.

Башкортстан махсус хәрби операциягә актив ярдәм итүче иң яхшы өч төбәк арасына керде. Бу хакта Сәяси мәгълүмат үзәге докладында да әйтелгән.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: Ришат Мансуровның "Телеграм" каналы.

Яугирләребезгә ихтирам һәм ярдәм күрсәтеп
Яугирләребезгә ихтирам һәм ярдәм күрсәтеп
Автор:
Читайте нас: