Барлык яңалыклар
10

Отпускыдан соң яу кырына киттеләр

Бүген, 16 мартта, кыска вакытлы яллардан соң, Башкортстаннан мобилизацияләнгән яугирләр янә махсус хәрби операция зонасына юл тоттылар. Озату тантанасы гадәттәгечә «Уфа-Арена» спорт комплексында узды.

Отпускыдан соң яу кырына киттеләр
Отпускыдан соң яу кырына киттеләр

Башкортстан хәрби комиссары урынбасары, полковник Дмитрий Литвяков Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән офицерларга хәрби батырлыклары өчен, ә аларның гаиләләренә сабырлыклары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Һәм барысына да МХО зонасыннан сәламәт һәм җиңү белән кайтуларын теләде.

Ял вакытында, дөнья иминлеген яклаган ир-егетләрнең үз сүзләренә караганда, алар җыелган мәсьәләләрне һәм көнкүреш проблемаларын хәл итәргә тырышканнар. Кемгәдер фатирда ремонт ясарга, тагы берәүгә картайган ата-аналарга хуҗалыкта ярдәм итәргә кирәк булган. Ә иң мөһиме, вакытны туганнары һәм якыннары белән үткәрергә, балалар белән йөрергә, кинога барырга өлгергәннәр. Геройларыбызның кайберләре хәтта «Батырлык дәресләрендә» катнашырга һәм укучыларның төрле сорауларына җавап бирергә өлгергән.

 

«Республика Башкортстан» сайты буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Ринат Рәҗәпов фотолары.

Отпускыдан соң яу кырына киттеләр
Отпускыдан соң яу кырына киттеләр
Автор:
Читайте нас: