Барлык яңалыклар
10

«Әни, үзеңне сакла!» дип озатып калалар

Чакмагыш районыннан Гөлназ Хәбирова — шәфкать туташы. Махсус хәрби операция башлангач шәфкать туташы шунда юллану, ярлылы солдатларга ярдәм итү турында уйланган.    

«Әни, үзеңне сакла!» дип озатып калалар
«Әни, үзеңне сакла!» дип озатып калалар

«Мин анда ныграк кирәкмен», дигән фикергә килә ул. Якын дусты яраланып кайткач, әлеге теләге тагы да ныграк көчәя. Әмма бер ничә тапкыр соравына карамастан, район дәваханәсе җитәкчеләре Гөлназ апаны яу кырына юллаудан баш тарта. 

Ләкин ул икенче төрлө эш итәргә карар кыла. Район хастаханәсеннән китеп, яңа эшкә урнаша. Әнкәсе-әткәсе, гаиләсе белән тәүге тапкыр бу хакта сөйләшү дә җиңел булмаган. Алар аны һич тә җибәрәселәре килми, әмма ул сүзендә нык тора. Шуннан соң гына исә якыннары кызларына хәер-фатыйхасын бирә, ә кызы белән улы «Әни, үзеңне сакла!» дип озатып кала.

Гөлназ Миңлегали кызы, ирекмән буларак, башта Луганск шәһәрендәге госпитальдә хезмәт куя. Арытаба узган елның апреленнән бер елга контракт төзегән. Әлеге көндә ул Курсктагы хәрби госпитальдә дәваланучыларның саулыгы сагында тора. Бу медицина оешмасында күпчелек яу яланыннан турыга алып киленгән яралылар ята.

— Аларны таблетка һәм уколлар белән дә, җылы сүз һәм йөрәк җылысы ярдәмендә дә дәвалыйбыз. Биредә безгә психолог та, әни дә, якын туган да булырга туры килә, — ди Гөлназ ханым. — Арттырып та, мактанып та әйтмим: мин — патриот! Төрле сугышларда илебез иминлеге өчен көрәшкән картәтиләрем рухы минем өчен шат һәм горурдыр!!!

Шәфкать туташының намуслы хезмәте хәрби җитәкчелекнең Мактау грамоталары белән дә билгеләнгән.

 

Юлай НИЗАЕВ «Башкортстан» гәзите буенча әзерләде.

Фотолар шәхси архивтан.

«Әни, үзеңне сакла!» дип озатып калалар
«Әни, үзеңне сакла!» дип озатып калалар
Автор:
Читайте нас: