Барлык яңалыклар
10

"Безне өйдә онытмыйлар, хәлебезне белеп торалар"

Башкортстан Республикасы махсус хәрби операциягә ярдәм итү буенча активлар исемлегендә.

"Безне өйдә онытмыйлар, хәлебезне белеп торалар"
"Безне өйдә онытмыйлар, хәлебезне белеп торалар"

Сәяси мәгълүмат үзәгенең “Русия төбәкләрен махсус хәрби операцияга җәлеп итү” дип аталган докладында ил төбәкләренең МХОга  ярдәм итү буенча активлыгы бәяләнә.

Анда иң активлар рейтингына 15 төбәк кертелгән. Лидерлар исә – Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе һәм Башкортстан.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары Салават Сахи улы Хөсәенов республикабызның шундый югары бәя алуы сәбәпле үз фикерен җиткерде.

-Башкортстан 1557 елда үз ирке белән Русия дәүләтенә кушылганнан алып гомум Ватаныбызны саклау буенча үз иңенә алган йөкләмәсен намус белән үти, - диде ул. – 1812 елда Наполеонга каршы сугышта башкортлар 28 полк куя. Кыюлыкларына, уктан төз атуларына хәйран калган французлар ата-бабаларыбызга “Төньяк амурлары” дип йөртә.

Ватанчылык бурычына тугры Башкортстан халкы 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында фронтта һәм тылда бәяләп беткесез каһарманлык күрсәтә. 112 нче Башкорт атлылары дивизиясе дошман тыллары буйлап рейд белән үтә. Русия Герое генерал Шәйморатов башын салган Украина җирләрен азат итү өчен батырларча алыша. Бүген дә илебез хәвефсезлеге өчен көрәшкә күтәрелгән бер мәлдә Башкортстан югары активлык күрсәтә. Республикада генерал Шәйморатов, Салават Юлаев, Достовалов һәм башка геройлар исемнәрен йөрткән батальоннар төзелде. Якташларыбыз алгы сызыкта, яугирлык рухына тугры калып, Ватаныбыз мәнфәгәтләрен яклап, батырларча сугыша.

Башкортстан үзенең яугирләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына даими ярдәм күрсәтә. Гомум алганда, республикада 40 тан ашу ярдәм чаралары законлаштырылган. Алар исәбендә – мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар һәм студентлар өчен ташламалар, белем алу һәм профессиональ үсеш, социаль хезмәтләр, ял һәм сәламәтләндерү өчен өстәмә мөмкинлекләр, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм, МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен төбәк шифаханәләрендә бушлай саулыкларын ныгыту да каралган.

Махсус хәрби операция зонасына гуманитар конвой озату ныклы юлга салынган. Республикадан шушы көнгә кадәр һәр шәһәрдән, һәр районнан киткәннәреннән тыш, барлыгы 144 конвой оештырылды. Бу эштә шулай ук бөтен җәмәгать һәм дини оешмалар да актив  катнаша, һәр авылда маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре коялар, бавырсак, чәк-чәк пешереп әзерлиләр. Башкортстанның МХОга иң актив ярдәм иткән өч төбәк исәбенә керүендә ярдәм чараларын оештыруда якыннан торып катнашкан республика Башлыгы Радий Хәбировның роле зур. Ул Русия төбәкләре җитәкчеләре арасыннан тәүгеләрдән булып 2022 елның мартында гуманитар конвойга фатиха бирде. Үзе даими махсус хәрби операция зонасында була, хәрбиләргә наградалар тапшыра. Гомум чыгымнар да башкаларга караганда бездә күбрәк. Контракт төзегәндә республикадан 60 мең сум өстәмә түләү ала. Яугирләр якташларыннан килгән ярдәм белән бик канәгать, башка подразделениеләрнең хәрбиләре безгә көнләшеп карый, диләр. Башкортстан Луганск Халык Республикасының Красный Луч шәһәрен шефлыкка алды. Әле анда 114 объект тергезелде, юллар салына, социаль инфраструктура яңартыла. Республикабыз МХОга иң актив ярдәм иткән лидер төбәкләр исемлегенә хаклы рәвештә эләкте. Халыкның шундый бердәмлеге, хәлне аңлап кабул итүе куандыра. Чөнки алгы сызыкта тылдан ярдәм булмаса, Ватаныбыз хәвефсезлеген саклаучыларга авырга туры килер иде. “Туган яктан кирәк әйберләрнең килеп торуы күңелләрне җылыта. Димәк, анда безне онытмайлар, хәлебезне белеп торалар, безнең белән теләктәшләр. Бу безгә көч бирә”, - ди егетләр аралашканда.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: