Әгәр Русия моңа риза булса, Украина АКШның 30 көнгә утны туктату тәкъдимен кабул итәргә әзер булуын белдерде.
Согуд Гарәбстанында кичә АКШ һәм Украина арасында сөйләшүләрнең беренче раунды узды. Аларның нәтиҗәләре буенча Украина Президенты офисы башлыгы Ермак АКШ разведка мәгълүматларын алмашуны һәм Киевка хәвефсезлек өлкәсендә ярдәм күрсәтүне яңартачак, дип белдерде.
“Ике делегация дә үз сөйләшү төркемнәренең составын билгеләргә һәм Украинаның озак вакытлы иминлеген тәэмин итә торган тотрыклы тынычлыкка ирешү өчен кичекмәстән сөйләшүләр башларга ризалашты. Кушма Штатлар Русия вәкилләре белән бу конкрет тәкъдимнәр турында фикер алышырга йөкләмә алды. Украина делегациясе чираттагы тапкыр ассызыклаганча, Европа партнерлары тыныч процесска җәлеп ителергә тиеш. Ахырда ике илнең дә президентлары мөмкин кадәр тизрәк Украинаның критик минераль ресурсларын эшләү турында киң колачлы килешү төзергә килештеләр”, — дип язган Ермак үз битендә.
Трампның милли хәвефсезлек буенча киңәшчесе Уолтц якын көннәрдә Русия вәкиле белән сөйләшәчәген белдерде, аның сүзләренчә, Украина делегациясе очрашуда конфликтны тәмамлау буенча “конкрет адымнар һәм тәкъдимнәр” хакында сөйләде.
"Без Русия утны туктатуга риза булыр дип өметләнәчәкбез. Без Русия белән бүген яки иртәгә очрашачакбыз”, — дип белдерде Дональд Трамп.
Соңрак СВОдагы хәрби корреспондентлар Согуд Гарәбстанында узган сөйләшүләр нәтиҗәсенә карата үз фикерләрен белдерде.
Александр Коц Киев килешү буенча ризалашкан 1 ай дәвамында корал һәм разведка мәгълүматларын туплаячак.
“АКШ һәм Украина бик яхшы сөйләштеләр. Ягъни алар яңадан кораллар һәм разведка мәгълүматлары агымын ачалар. Украина боларның барысын да бер ай дәвамында туплый. Ә аннары сугышны дәвам итүдә Русия гаепле булачакмы?”
Коц Украина һәрвакыт фронттагы катлаулы хәлләр вакытында килешү тәкъдим иткәнен искә төшерде. Ул Киевның сөйләшүләргә әзерлеген Курск өлкәсендә ВСУның чигенергә мәҗбүр булуы белән бәйләде.
“Үзегезнең тыныч инициативаларыгызны бер урынга тыгып куегыз. Сезгә былтыр утны туктату өчен шартларны әйттеләр. Сез басып керү белән җавап бирдегез. Без барысын да аңладык”, – дип язган Александр Коц.
Хәрби корреспондент Борис Рожин да шундый ук фикердә. Ул белдергәнчә, сөйләшүләр Минск килешүләре стилендәге классик рәвештә “кәкре каенга терәү” булачак. 30 көнгә килешү игълан ителгәннән соң сөйләшүләр процессын имитацияләү башланачак, ә Украинаның Кораллы Көчләре бу вакыт эчендә сугыш кирәк-яракларын җыеп, таушалган бригадаларны торгызачак.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы/ lenta.ru