«Тигр» позывнойлы яугир үзенең талисманы турында сөйләде

Социаль челтәрдә Уфаның Орджоникидзе районы хакимияте кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операция офицеры турында кызыклы видеоролик урнаштырган.

«Тигр» позывнойлы яугир үзенең талисманы турында сөйләде«Тигр» позывнойлы яугир үзенең талисманы турында сөйләде
«Тигр» позывнойлы яугир үзенең талисманы турында сөйләде

«Тигр» МХО зонасына контракт буенча узган елның августында хезмәт итәргә киткән. Аның карарына хатыны аңлап караган, ә әнисе, әлбәттә, каршы булган. Уфалы "тасма артына" киткәндә, хатыны аңа кечкенә иконаны биргән. Бу талисман аңа аеруча кыюлык һәм ышаныч бирә, ди ул.

Хәрби иптәшләр Ватанны сакларга киткәч, ул берничек тә өйдә кала алмавын әйтте. Ул багги автомобилендә йөртүче булып эшләгән, яралыларны чыгарган, азык-төлек китергән.

— Махсус хәрби операция зонасында иң мөһиме: ишетү һәм игътибар, — дип сөйләде ул. — Нәкъ менә шулай күп тапкырлар дошман атакаларыннан котыла алдым. Шундый очрак булды, пилотсыз очкычтан котылу өчен  баггадан сикерергә туры килде. Агач артына качтым».

Бүген «Тигр» үзенең һәм иптәшләренең Җиңүгә өметләнүләрен ышаныч белән белдерә!

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

«Тигр» позывнойлы яугир үзенең талисманы турында сөйләде
«Тигр» позывнойлы яугир үзенең талисманы турында сөйләде
Автор:
Читайте нас