“Әниемнең хәлен белегез...”

СВОдагы сугышчы шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткән. 

Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиевның Телеграм-каналыннан.Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиевның Телеграм-каналыннан.
Фото:Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиевның Телеграм-каналыннан.

Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев бүгенге көндә СВОда катнашучы “Сайга”  позывнойлы хәрбинең әнисе Фәридә Хәмзә кызының хәлен белгән.

Әнисе турында сугышчы Илнур Игъдиев махсус хәрби операция зонасына гуманитар конвой килгәндә сөйләгән булган. Район хакимияте башлыгы сүзләренчә, “Сайга” әнисенең хәлен белүне үтенгән.

"Без, әлбәттә, бу үтенечне кире какмадык, бәйрәм алдыннан Фәридә апага кунакка киттек. Якынлашып килүче бәйрәм белән котладык, чәй эчкәндә тормыш турында сөйләштек, үткәннәрдә калган тормыш хәл-вакыйгалары турында тыңладык һәм аның көнкүреш авырлыкларын ничек җиңеп чыгуын хакында белдек. Фәридә Хәмзә кызы шулай ук улының илебез хакына хезмәт итүенә булган борчулары һәм шатлыгы белән уртаклашты. Аңа  теләсә нинди мәсьәләләрдә ярдәм итәчәкбез, дип вәгъдә иттек. Чөнки безнең яклаучылар  белә: өйдә  бар да тәртиптә булса, алар тагын да ышанычлырак көрәшәләр”, — дип язып чыккан Илнур Игъдиев үзенең социаль челтәрләрендә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас