Чын батырлык үрнәге

Дим районы хакимияте башлыгы Иван Иванов МХО герое турында бәян итте.

Чын батырлык үрнәгеЧын батырлык үрнәге
Чын батырлык үрнәге

Дим районы хакимияте башлыгы Иван Иванов МХО герое турында бәян итте. Ул үзенең районы геройлар белән чынлап горурлана ала, ди.

Егор Кондров – шундыйларның берсе. Эчке эшләр министрлыгы институтын тәмамлаган, спорт өлкәсендә уңышларга ирешкән егет хезмәтендә сынатмый. Каратэ  буенча спорт мастеры исемен яулый, Русия, республика, халыкара ярышларында җиңә. Кара билбау – яшь кешенең тырышлыгы билгесе, дисциплина һәм ихтыяр көчен күрсәтә. Бу сыйфатлары аның фронтның алгы сызыгында бик кирәк булып чыккан...

Егор Кондров беренче контрактын өч ел элек төзегән. “Уфа” позывное алып ул “Шторм” төркеменә эләгә. Күптән түгел ул икенче контрактын төзегән. Әлеге вакытта ул мотоукчылар гаскәрендә ДНРда хезмәт итә. Әле инде ул “Карат” позывное белән.

Иван Иванов билгеләвенчә, Егор өчен аның гаиләсе ныклы терәк булып тора. Хатыны Лилия аны яхшы ир һәм әти ди. Уллары Рөстәм өч айлык вакытында әтисен беренче тапкыр фронтка озаткан.

Чыганак: mgazeta.com

Чын батырлык үрнәге
Чын батырлык үрнәге
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас